Фото: Эльмира Гыйльфанованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән
Иҗади гаилә – Рафил Җәләлиев һәм Эльмира Гыйльфанова, әти-әни статусын алганнан соң, сәхнәдән югалып торганнар иде төсле. Менә, ниһаять, тамашачыларын шатландырып, алар уртак дуэт яздырганнар.
«Премьера. «Төнге учак». Озак кына паузадан соң, яңа җырыбыз барлык музыкаль мәйданнарда чыкты.
Риваль Хисмәтуллин көе, Айгөл Вәлиуллина сүзләре, Радик Әхмәткәләмов аранжировкасы, Рафил Җәләлиев яздырды»,– дип, тәкъдим иткәннәр җырны Эльмира һәм Рафил.
Җырны сезнең игътибарыгызга да тәкъдим итәбез.