Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Каз тәннәре чыкты» – Рафил Җәләлиев белән Эльмира Гыйльфанова яңа клипларын тәкъдим итте

news_top_970_100
«Каз тәннәре чыкты» – Рафил Җәләлиев белән Эльмира Гыйльфанова яңа клипларын тәкъдим итте
Фото Эльмира Гыйльфанованың социаль челтәреннән

Рафил Җәләлиев белән Эльмира Гыйльфанова «Ачуланма» җырына төшерелгән клипны тәкъдим итте. Җырның авторлары – Айгөл Вәлиуллина һәм Риваль Хисмәтуллин.

«Мәхәббәт. Бәхет. Гаилә. Һәркем өчен кадерле төшенчәләр. Шулай бит?! Һәркемнең яратасы һәм яратыласы, гаилә корасы, бәхетле буласы килә. Һәркемнең моңа хакы бар.

Гаилә бакчагызда мәхәббәт, хөрмәт, наз, игътибар, сөюле караш дигән затлы чәчкәләр мәңге чәчәк атсын! Башкасына урын булмасын!» – дип язган Эльмира Гыйльфанова социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

«Бик матур килеп чыккан»;

«Бик мәгънәле җыр һәм клип. Хәзерге заманга туры килә»;

«Каз тәннәре чыкты...»;

« Күңел түренә үтеп керерлек итеп төшерелгән клип, күзгә яшьләр килде»;

«Тирән мәгънәгә ия булган, искиткеч шәп җыр, матур дуэт. Һичшиксез хит булачак, күңел кылларына үтеп керерлек итеп башкарасыз», – дип бәяләгән тамашачы җырчыларның яңа иҗат җимешен.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100