Рафил Җәләлиев белән Эльмира Гыйльфанова кызларының исемен әйтте. Көтеп алынган бәбиләренә алар Хәят дип бик матур исем кушканнар.
«Таныш булыгыз – Хәят», – дип язып куйган Эльмира социаль челтәрдәге сәхифәсенә.
«Хәят Рафилевна, исәнмесез! Тормыш! Чын күңелдән тәбрик итәм. Иң бәхетле мизгелләр»
«Авырлы вакытта караган төрек сериаллары нәтиҗәсе инде бу. Әмма исем бик матур»;
«Фатих Әмирхан әсәренең баш героинясы да шулай атала. Чын татар булган бу»;
«Гарәп теленнән тормыш, тереклек чыганагы дигәнне аңлата. Бәхетле, инсафлы, нәфис булып үссен кызыгыз»;
«Сау-сәламәт, бәхетле, озын гомерле сабый булсын», – дип комментарийлар калдырган җырчыларның виртуаль дуслары.