Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рәфгать Алтынбаев: «Мин фатирда яшим, әмма кайберәүләр мине сарайлар төзегән дип саный»

Рәфгать Алтынбаев – Чаллы шәһәренең элеккеге мэры, Татарстан Республикасыннан экс-сенатор, хәзерге вакытта ике шәһәрдә – Мәскәү һәм Чаллыда яши. Шушы көннәрдә аның Чаллыда булуыннан файдаланып, «Челнинские известия» газетасы аннан интервью алган.

news_top_970_100
Рәфгать Алтынбаев: «Мин фатирда яшим, әмма кайберәүләр мине сарайлар төзегән дип саный»
Фото: https://chelny-izvest.ru/

Рәфгать Зәкиевич, сез 9 елга якын Чаллы шәһәре мэры булып эшләдегез. Сез үз тормышыгызның шул чорын ничек итеп бәялисез?

– Кыскача нәтиҗә ясасак, бу – минем тормышымда иң якты, иң катлаулы, иң күңелле еллар булды. Без команда белән кешеләргә хезмәт иттек, һәм алар безгә рәхмәт белдерделәр – бу иң югары бүләк иде. Бу тормышта минем иң теләгән әйберем – нәтиҗәле эш иде һәм мин аны башкардым һәм башкарам.

Аннары федераль министрлыкта һәм Федерацияләр Советында эшләдегез. Еш кына озак еллар җитәкче вазифасын биләгән кешеләр статусларын югалтырга, гади пенсионер булып калырга теләми. Сез бу күчешне ничек кичердегез?

– Ялга китү белән бәйле борчылуларым бөтенләй булмады. Беренчедән, гомер буе эшләмәячәгемне аңладым. Икенчедән, бу вазифаларда кулымнан килгәннең барысын да эшләдем. Бик тыныч киттем. Бу нәрсә белән бәйле? Мин көчсез кеше түгел һәм үз бәямне беләм, тагын күп нәрсәләрне эшләр өчен көчем һәм теләгем зур. Бу миңа һәр тармакта һәрвакыт файдалы була алачагыма ышаныч бирә. Шуңа күрә минем күңелем тыныч.

Авыл хуҗалыгы министрлыгында эшләүгә килгәндә, анда атнаның 7 көнендә 24әр сәгать рәхәтләнеп эшләдем. Мин авыл хуҗалыгы машиналары төзү тармагы һәм гомумән авыл хуҗалыгын механизацияләү өчен җаваплы идем. Без кирәкле техника җитештерү буенча заводлар эшчәнлеген яңадан башлап җибәрдек һәм илне матди яктан азмы-күпме тулыландырдык. Бүгенге көндә 100 миллион тоннадан артык ашлык уңышы алу турындагы хәбәрләрне ишеткәч, моны безнең команда эшчәнлеге нәтиҗәсе дип саныйм. Федерация Советында төрле җаваплы вазифаларда булганда, закон чыгаручы хакимиятне төбәкләргә якынайту, Россиядә законнар чыгаруны үстерү өчен үз көчемне куйдым. Төбәк хакимиятләренең күп кенә инициативалары законнарга әйләнә башлады. Әйе, искә төшерерлек әйберләр бар.

Ике шәһәрдә ничек яшәп була?

– Мәскәү – җитди шәһәр, мин анда эшләвемне дәвам итәм. Минемчә, кеше үз юлында, пенсиягә чыктым дип, кинәт туктап калырга тиеш түгел, чөнки бу яхшыга китермәячәк. Мин «пенсия ял итү өчен бирелә» дигән гомуми фикер белән килешмим. Бу минем өчен кабул ителә торган әйбер түгел. Мин иртәдән үк бүген нәрсә белән шөгыльләнәчәгемне, кем белән очрашу билгеләнгәнен, нинди темага фикер алышачагымны төгәл беләм. Подъезд янында эскәмиядә утыру, балык тотарга йөрү – минем өчен түгел. Эшең никадәр күбрәк булса, шулкадәр озаграк һәм кызыклырак яшәячәксең. Баш миен эшләтү, хәрәкәтләнү өчен барысын да эшләргә кирәк.

Чаллы сезнең өчен нәрсә? Сез монда үзегезне ничек хис итәсез? Сез бу шәһәрнең нинди өстенлекләрен күрсәтә аласыз?

– Беренчедән, үз вакытында без шәһәрне парклар, урамнар, мәйданнарының үз атмосферасы булган төзек шәһәрләрнең берсе иттек. Көндәлек икмәк турында гына түгел, рухи ризык турында да уйладык. Икенчедән, архитектор Рубаненко баштан ук киң проспектларны күз алдында тотып проект ясады. Кая гына барсаң да, заманча бизәлеш һәм мәдәни эчтәлек күреп канәгатьлелек хисе кичерәсең. Мин мэр булганда, һәр иртә комплекслар буйлап, барысы да тәртипме икәнен карап тикшереп йөри идем.

Сез шәһәрдәме яки шәһәрдән читтә яшисезме? Көнегезне ничек уздырасыз?

– Мин шәһәрдә фатирда яшим. Кайберәүләр мине шәһәр читендә сарайлар төзегән дип уйлый. Миндә ул юк. Мин яхшы яшим, көннәрем эш белән мәшгуль. Күпләр миңа, мәсәлән, бизнес үсеше һәм башка проблемалар турында киңәш сорап мөрәҗәгать итә. Безнең буынның тәҗрибәсе зур. Мин кешеләргә һәрвакыт булышырга әзер һәм аларның игътибарыннан читтә калмыйм. Мине Татарстанда, Казанда яхшы беләләр: таныйлар, сәлам бирәләр, теләп аралашалар. Кешеләр миңа әле дә ышана, хөрмәт итә икән, димәк, мин тормышта нәрсәләргәдер ирешкәнмен.

– Физик формагызны һәм сәламәтлегегезне ничек саклыйсыз?

– Җәяү йөрергә яратам. Уртача авырлыктагы күнегүләр ясыйм – аларны дөнья буйлап танылган авиадвигательләр конструкторы Микулиннан күреп өйрәндем. Ярты сәгать зарядка, бик гади, ләкин эффектив. Минемчә, кеше организмы гармонияле рәвештә сакланырлык итеп төзелгән. Үз вакытында герләр, штангалар, йөгерү белән дә шөгыльләндем, ә хәзер чама булырга тиеш. Җан өчен – бакча. Анда да эш бар, аны тәртиптә тотарга кирәк.

Сез бик зәвыклы күренәсез. Авылда туып үскән кешедә модага тартылу кайдан килә? Сез белгечләрдән консультация аласызмы?

– Нигә миңа стилист? Без гаиләдә 3 малай үстек, һәм безнең тышкы кыяфәтебезне әниебез кайгырта иде. Аның тумыштан стиль хисе бар иде, ул һәрвакыт матур киенде. Әни муниципаль органнарда – авыл советында, бераз сәүдә өлкәсендә эшләде. Аның инициативасы белән, без Лениногорск районының Иске Кувак авылы мәктәбенә классик костюмнар һәм галстуклар киеп йөрдек.

Мин моданы күзәтеп барам дип әйтә алмыйм, ләкин миңа нәрсә килешүен интуитив рәвештә аңлыйм. Үз вакытында стандарт булмаган төсләрдәге – бордо, яшел, соры төстәге пиджаклар кия идем. Минем күбәләкләрем дә, смокингларым да, зур галстук коллекциям дә бар. Хәзер аларны бик кимиләр, чөнки ирекле стиль тенденциясе килде. Шулай итеп мин – үз-үземә йөз процентлы стилист, бу мәсьәләдә башкаларга да киңәшче була алам.

«Челнинские известия» газетасыннан тәрҗемә ителде.

Авторы: Ләлә Гайфетдинова

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 24 сентябрь 2023
    Исемсез
    Золэфкэр апа безнен курше иде искиткеч акыллы булган Ханым.Исэн вакытта минем малайларым бервакыттада тишек носки киеп йормэделэр Дия иде.
  • 24 сентябрь 2023
    Исемсез
    Ошаттык!
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100