Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рафаил Хәкимов тарих институтындагы прокуратура тикшерүендә Дамир Исхаковны гаепли: "Дамир даһи бит ул"

Февраль аенда Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының бухгалтериясен берьюлы өч ведомство тикшерде. Бу хәлне җәмәгатьчелек татар тарихын өйрәнгән ведомствога сәяси һөҗүм итеп кабул итте. Институтның директоры, тарих фәннәре докторы Рафаил Хәкимов "Татар-информ"га тикшеренүләрнең сәбәбе татар менталитетына хас гадәт - көнчелек һәм аяк чалу икәнен сөйләде.

news_top_970_100
Рафаил Хәкимов тарих институтындагы прокуратура тикшерүендә Дамир Исхаковны гаепли: "Дамир даһи бит ул"

Тарих институтында тикшерү 20 мартта төгәлләнде. Тикшерү башланыр алдыннан институтка бәйле берничә вакыйга булды. Тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков эшеннән азат ителде. Мәгълүмат чараларына интервьюсында ул институт җитәкчесе Рафаил Хәкимовны коррупцион схемаларда һәм тарихны бозып күрсәтүдә гаепләде. Уку йортын өч оешма – Эчке эшләр министрлыгының икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе, Хисап палатасы һәм казначейство тикшерде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча прокуратура уку йорты җитәкчесенә гаеплеләргә административ җәза бирергә һәм 20 мең сум штраф салырга дигән карар чыгарды. 27 мартта институтта утырыш узды.

- Рафаил Сибгатович, институттагы утырыш ни сәбәпле уздырылды, сез нинди карарлар кабул иттегез?

- Прокурорның карарын безнең хезмәткәрләргә җиткерергә, шуның эчтәлеге белән таныштырырга дигән күрсәтмә килгән иде безгә. Бездә кимчелекләр тапканнар иде.

Институтта коррупциягә каршы комиссия эшләде. Бу әйбергә без үзебез дә җиңелчә карадык. Бер караганда, монда нинди коррупция булсын инде? Институтның бюджеты да юк, хезмәт хакы гына. Бездә студентлар юк, диссертация яклау буенча совет юк, шуңа да без җиңелчә карадык. 

Ә прокурор бу әйбер дөрес түгел, хата, ди. Аннары безнең командировкалар белән буталчыклар бар иде. Кемдер кул куймаган, яки приказда бер сүз, командировкада максат икенче төрле язылган. Шулар белән хезмәткәрләрне таныштырдым. Бухгалтериягә, кадрлар бүлегенә шелтә белдердек. Прокурордан шундый карар килде, без өч кешегә административ җәза бирергә тиеш идек. Бер кисәтү һәм ике шелтә.

- Ә прокурорның күрсәтмәсендә нәрсәләр таләп ителгән иде?

- Мин әйткән әйберләр. Кадрлар бүлегендәге кимчелекләр күрсәтелгән. Анда бик күп федераль законнар, аларның бөтенесен белеп бетерү бик авыр. Без бит инде юристлар түгел, үзебез ничек аңлыйбыз, шулай эшләгән идек. Ләкин федераль законда бик каты язылган - болай эшләргә, тегеләй эшләргә. 

Мәсәлән, безнең институтның юридик адресы юк. Батурин урамы диелгән, ә юридик адресы юк. Әлегә ул Кремльнең балансына кермәгән. Шулай булгач, яздылар инде минем хата дип. Минем үземә нинди җәза биреләчәге турында мәгариф министрлыгы карар чыгарырга тиеш. Мин килешәм, институтта тәртип булырга тиеш.

- Минем белүемчә, Сезне декларациягә ТАИСтан әтиегезнең шигырьләре өчен алынган 1500 сумны күрсәтмәүдә дә гаепләгәннәр. 

- Мин андый акча килгәнен үзем дә белмәдем. Ул суммага бит салым салынган бер караганда. 

Мин аны үзем дә белмәдем. Беренче мәртәбә ишеттем.

- Рафаил Сибгатович, гомумән алганда, кимчелекләр булуны юридик яктан таныйм дип әйттегез. Сез моны гадәти тикшерү итеп кабул иттегезме? 

- Юк. Безнең өстән Дамир Исхаков (тарих фәннәре докторы, институтның элекке хезмәткәре - ТИ) язган бит. Аңа ышанып, өч оешмадан атылып килделәр. Монда караклык, миллионлап урлыйлар, өстәмә тираж белән китаплар чыгаралар, халыкка күрсәтмичә аларны саталар дип. Бик тиз - ике-өч көндә тикшерүчеләр күрде: монда урларга әйбер юк.

Безнең спонсорлар күп бит, “Татнефть” тә, ТАИФ та бирә, ләкин алар ул акчаны безгә турыдан-туры күчерми. Алар типографиягә, автор яки редакторга үзләре түли. Мәсәлән, миңа алар түләмәде, сезгә реклама да яхшы бара диделәр.

Аннары, минем премияләр дигәндә. Премияләрне карадылар, бөтенесе дөрес, әллә ни артык түгел. Минем урынбасарлар миннән күбрәк ала. Мине бит мәгариф министрлыгы тикшерә. Мин проектлардан акча ала алмыйм. Мин җитәкче булсам да, проектларны алып барсам да, эш эшләсәм дә, акча алмыйм. Фәкать хезмәт хакы һәм премия. Премияне министрлык бирә, командировкага алар җибәрә. Мәсәлән, мине ялга  министр җибәрә, теләсәң-теләмәсәң дә шулай.

Прокурор аз гына аптырады, сезнең хезмәткәрләр үзегездән күбрәк ала дип. Өстән куштылар эшлә дип - эшлисең. Караклык юк, шундый вак-төяк.

Тәртип булырга тиеш. Җитешсезләрне үзгәртү берни түгел, без бер ай эчендә төзәттек, күбесен бүген эшләдек. Аннары инде без прокуратурага җитешсезлекләрне бетердек дип язарга тиеш. Адресны алу буенча Президент аппаратына тизләтегез дип яздык, чөнки юридик адрес булмавы дөрес түгел. Институтка лицензия алырга кирәк, без аны ала алмыйбыз, бяңа бинага күчкәч, яңа устав язарга кирәк.

Командировкалар буенча кисәтү дә дөрес. Кемдер кул куймаган, кемдер язган да, аннан сызып үзгәрткән. Аны игътибар белән эшләргә кирәк. Мин бөтенесен күрә алмыйм, миңа пачка-пачка китерәләр, һәрберсен каян белеп бетерәсең аны. Бухгалтер тикшерергә тиеш, аның күп кенә гаепләре бар. Каядыр командировкага барасың икән, бөтенесен дөрес язарга кирәк. Хисап булырга тиеш - нәрсә эшләдең, нинди файда китердең, шундыйрак.

Дамир Исхаков артык тиражлар бастырып саталар дигән иде. Безнең бөтен китаплар сайтка чыга - артык тиражны сатуның мәгънәсе юк. Безнең складта сакланган китаплар - Президент Аппаратыныкы. Сәфәровтан (Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров - ТИ) хат килә, без китапларны бирәбез. Минем счетларны тикшерделәр. Бернәрсә дә тапмадылар. Алар ниндидер "сулдан кергән акчалар", зур премияләр эзләгәннәрдер, мине Мәгариф һәм фән министрлыгы тикшерә. Мин контракт буенча эшлим, хезмәт хакыннан башка акча алырга хакым юк. 

Минем бакча  йортым бар, 59нчы елгы бура. Мин аны сатып алдым, аннары кирпеч белән әйләндереп алдым. Аңа бәйләнеп булмый, чөнки ул вакытта мин өч эштә эшләдем. "Менә нинди йорт салган", диләр. Дамир күрмәде микәнни? Күргәндер инде, ялганлый гына. Мин салым декларациясендә адресны күрсәтмәдем, чөнки адрес юк иде. Боровое Матюшинода "Ял базасы". Хәзер адрес бар - "Садовая, 2/6". Миңа нәрсәгә яшеренергә? Мине анда карап торучылар җитәрлек. Күршеләрем - Шәймиев, Мөхәммәтшин. Анда коймалар юк, бөтенесе кайчан килеп, кайчан киткәнеңне күреп тора. 

"Тикшерү сәбәпчесе - "камасутра"

- Сез шушы үзегезгә карата булган дәгъваның төп сәбәпчесе дип нәрсәне атыйсыз?

- Исхаков.

- Ни өчен ул язды дип уйлыйсыз?

- Ул бит монда пенсиягә чыккач, алты ел эшләде. Алты ел ул бернәрсә дә эшләмәде, сөйләде камасутра дип (Мәгълүмат өчен - 2012 елда Дамир Исхаков татарлардагы эротик культура турында "Төрки-мөселман камасутра" дип аталган китап язачагын әйткән иде - ТИ). Ләкин Камасутра ул безнең фәнни юнәлеш түгел, ул үзе уйлап чыгарган аны. Нәрсә ул, ни эшкә кирәк ул? Без бит үзебезнең теманы да үзебез генә уйлап чыгара алмыйбыз. Министрлар кабинеты һәм мәгариф министрлыгы тикшерә безне. Дәүләт заказы дип атала ул, дәүләткә нинди юнәлеш кирәк, шуны язабыз. Проектлар бар, тел буенча да проектлар еш кына безгә төшә. Шуларны эшләргә кирәк, проектлар буенча. Ул аны эшләргә теләми, ә акча ярата. 

Безнең тәртип шундый - тарих институтында эшләгән кеше пенсиягә чыкканнан соң биш ел эшли. Нигә тагын биш ел? Чөнки безнең кайбер белгечләр сирәк, Татарстанда бер генә булуы мөмкин.

Бәйрәмнәрне тикшергән Уразманова бар иде, ул инде 80 яшькә кадәр эшләде. Аннан татар киемнәре буенча Суслова, ул китте, хәзер ул өлкәдә кеше калмады. Аспиранты бар иде, ул бизнеска китте. Шуңа без пенсиягә чыккач биш ел бирәбез, аннан бер елга ярты ставкага күчерәбез. Бөтенесенә бер тәртип. Ләкин, Дамир ул даһи бит. Ул инде аңа аерым караш булырга тиеш дип уйлый - эшләмәскә дә, акча да алырга. Миңа бу ошамый. Темасы да юк, Камасутра миңа кирәк түгел. Ул аның теориясен язмады да. Һаман тикшерә ахрысы, ничек анда...

- Сез моны шәхси мөнәсәбәтләрдән килеп чыккан әйбер дип кенә саныйсыз инде алайса?

- Әллә нәрсәләр яза ул. Институтны өчен минем эшләгәннәр, чынлыкта директор мин булырга тиеш иде, Шәймиев үз кешесен куйды ди. Әллә нинди нәрсәләр уйлап чыгара. Кем аның белән исәпләшсен? Андый сүз булмады да. Ул буталчык тудыра, оештыра алмый бер эшне дә. Без бит аны этнология бүлегенең мөдире итеп тә куеп карадык, ул булдырмый. Кеше белән уртак тел таба алмый. Холкы шундый инде аның.

Аны монда калдырып булмый иде, беләсезме. Кеше эшсез йөри икән бүтәннәрне котыртып, ул эш түгел инде. Язган хезмәтләре 20 ел элек әле ярый иде. 20 ел эчендә ул бик нык артка калды. Кайбер мәкаләләре татарга каршы. Ул татарларны классификациягә бүлә -Себер татары, Кырым татары, Касыймныкы дип. Миңа бу ошамый. Без тарихны карадык, андый бүленү ул реаль нәрсә түгел. Ясалма, Столыпин вакытында башланган. Cталин аны куертты, хәзер Тишков шуның белән шөгыльләнә. Ә бу инде Тишковның укучысы, тегесе аның җитәкчесе инде.


"Татар бер ул, аның нигезе бер"

Без моны үзгәрттек. Себердә яшәгән татарларның тарихын яздык, керәшеннекен яздык, хәзер Кырымныкын эшлибез. Анда күренеп тора - татар бер ул, аның нигезе бер. Аның төймәсе аерылып тора, бәлки, аяк киеме башкарактыр яки сөйләме аз гына үзгә. Мәсәлән, мишәрнең, Нижгардагы мишәрнеке аз гына аерылып тора, анда “ц” белән сөйләшәләр. Барыбер татар теле бит. Шуңа без инде бүтәнчә карыйбыз - бөтен татарны берләштерергә кирәк дибез.

Башка хезмәтләре дә каяндыр алынган, үзе уйлап чыгарган түгел. Ул үзен бик күрсәтә, мин даһи дип сөйли. Ә безнең өчен соңгы мәкаләләр мөһим. Әйтеп караган идек - язасың, ләкин яңа материал бирәсең дип, бирә алмыйм, ди.

- Рафаил Сибгатович, бик матур күренеш түгел бит инде бу. Ни сәбәпле болай килеп чыкты дип саныйсыз? Бу сез әйткән татарлык күренешеме? Сез бер вакытны әйткән идегез - безнең татарның сыйфаты шундый дип. Бер-береңнең өстеннән язу безгә хас күренешме?

- Прокуратура нәрсәдер табарга тырышып бер ай йөри икән, бик күңелле нәрсә түгел инде. Аны катырак әйтсәң, барыбер кисеп ташлыйсыз. Әйтә алам сезнең өчен. Стукач! Ул шуның белән шөгыльләнде. Кайда татар җыела шунда. Кайда гына булса да - Төмәндәме, Казахстандамы, ул атылып бара, язып утыра. Безнең монда да ниндидер җыелыш булса, ул бөтенесен язып утыра. Ул безнең институтта компьютер белән эшли белми торган бердәнбер кеше. Аны мин әйтеп карадым, журналистлар барыбер кисеп ташлый, стукач дигәч, куркалар. 

- Ә Сез курыкмыйсызмы шушы сүзләрегез өчен судка бирер дип?

- Мин аны судка бирә алам. Стукач кем ул? Ул сүзнең этимологиясен без беләбез. Суд өчен инде ул берни түгел. Ә менә бу яла ягуы, мораль зыян өчен мин аны судка бирә алам. Чөнки минем прокурор тикшеренүе нәтиҗәләре бар.

- Сез конфликт шушының белән бетте дип уйлыйсызмы, әллә дәвам итәчәкме?

- Юк, ул аның белән туктый торган кеше түгел. Аның өчен тормышның бөтен тәме кем беләндер ыгы-зыгы оештыру, конфликтка керү, бәрелешү, шул. Бөтен тәмен шуннан сизә ул, ләззәтен таба. Бик күп анонимкалар кая гына китмәде - прокуратурага гына түгел. Хезмәт министрлыгына китте, Шәймиевкә китте, мәгариф министрлыгына китте...

- Рафаил Сибгатович, сезнең институтны суверенлык өчен көрәш чорыннан - 90нчы еллардан калган бер утрау шикелле итеп сурәтлиләр иде. Бу тикшерүләрне шуны тартып алырга теләү итеп кабул итүчеләр булды. Сез моның белән килешмисез алайса? Бу шәхси, көнкүреш проблемалардан килеп чыккан конфликтмы?

- Анысы да булуы мөмкин. Безне академия дә күралмый, университет та күралмый. Анда күпме халык? Йөзләгән. Университетта меңләгән. Хезмәтләре юк. Без күп акча күп алмасак та, зарлана алмыйм, зур оешмалардан килеп тора, хезмәтләр чыга, без аппаратка кирәк. Миңнеханов без чыгарган татар тарихының инглизчәсен чит ил президентларына бүләк итә, Сименсның директорына ТАИФ бүләк итте, Бавариянең премьер-министрына бүләк итәләр. Әлбәттә, бу республиканы күтәрә. Көнләшү бик каты, шуңа үзегез күрәсез инде.

"Бүген Татарстанда да, Рәсәйдә дә идеология юк"

Без әле уйламыйбыз, ә 2020 елда җанисәп алу булачак. Тишков (Валерий Тишков - Россия фәннәр академиясенең этнология һәм антропология институты фәнни җитәкчесе - ТИ) аңа әзерләнә, республикада беркемнең дә уйлаганы юк. Ә безнең себер татарларының аерым халык булмавы буенча китаплар чыкты. Аны бит күпме яздылар инде Балановскаялар генетика күрсәтә, алар аерым халык дип. (Россия Фәннәр академиясе медицина-генетик фәнни үзәгенең кешенең популяция генетикасы лабораториясе мөдире Елена Балановская "Идел буе, Себер һәм Кырым татарлары бер генетик тамырдан түгел дип белдергән иде - ТИ). Керәшен аерым халык дип сөйлиләр. Безнең керәшеннәр турында китап чыкты, анда күренеп тора кайчан килеп чыкканы. Явыз Иваннан соң, XVII гасырда. Бөтен документлары бар, аларның сөйләме аерым тел түгел. Шулай булгач, бу тагын Тишковка уңайсыз.

- Сәяси момент та булуы бар дисез инде?

- Бар. Ләкин мин аны конкрет белмәгәч, әйтәсем килми. Ләкин мин беләм - Дамир Исхаков ул Тишков белән бик каты бәйле, бүтәннәр белән дә бәйле. Аны әйтсәң, барыбер кисеп ташлыйсыз.


"Бездә идеология юк"

- Сез идеологиянең көчен ни дәрәҗәдә бәялисез?

- Бүген Татарстанда да, Рәсәйдә дә идеология юк. Ул факт буенча бар - кайдадыр рус шовинизмы сизелеп тора. Анда бер төркем генә түгел бит, Чубайслар кебек бер төркем либераллар, алар беркая да югалмады бит. Кириенко хәзер Путинның ярдәмчесе, алар бит инде теге якка карый. Кайдадыр карагруһлар бар.

Андый хәлдә идеология урынына тарих килеп чыга, телисеңме-теләмисеңме. Махсус түгел, мин аны сәясәттән аерам. Безнең тарих фәнни. Безнең бәхеткә, без фәнни тарихны, чын тарихны язабыз икән, ул татар файдасына. Татарның тарихы колачлы, тирән, коточкыч зур. Аны Великая Татария диләр, ул бит бөтен Евразия һәм ярты Европа. Безнең файдага ул, безне күтәрә.

Әле соңгы материал таптык, Норвегия халкы - викинглар татар белән бер тамырдан килеп чыккан, бик кызык материал. Япониягә барып җиткән татар, шунда кылычларын ясаган, японнарны самурай кылычлары ясарга өйрәткән. Ә русларга, киресенчә, фәнни тарих каршы, ул бөтенесен җимерә. Аның иске Әби патшадан барган иске идеологиясе булган, ул аны бетерә, шуңа алар аптырый хәзер. Идеологлары юк, я әллә нинди карагруһлар. Бар андый каршылык, әлбәттә. Мәскәүгә бу ошамый, Татарстанны кысарга тырыша.

Безнең икътисади үсеш бик каты алга китте, Миңнехановны инде әйтәсе дә юк, шуның хәтле каты эшли. Ә сәясәт аз гына төшеп калды, ул үзе дә бик яратмый сәясәтне. Ләкин Шәймиев тә яратмый иде башта. Әмма ул телиме-теләмиме барыбер сәясәт була. Кереп китте дә, бик әйбәт кенә алып барды. Алып бардык дисәм дә була.

- Идеология көчлерәкме, икътисадмы дисәк?

- Аны бер-берсеннән аерырга ярамый. Кеше идеологиясез яши алмый, аның барыбер ниндидер карашы булырга тиеш тормышка. Кайбер кеше акча-акча дип кенә мавыга, ләкин күпләр уйлана бит - ил кая барыр, балаларым ничек үсәр, тел, мәдәният... Ул уйлана, аның үзенчә нәрсәседер бар.

"Яшьләр татар тарихын гомумән белми. Явыз Иванны һәм Шәймиевне генә беләләр"

Без 1990 елларда ул идеологияне яхшы гына нигезләдек, ул шул вакыттан барыбер калды безнең. Татарстан моделе бетте ул дип яза кайберләре, ләкин ул үз эшен эшләде һәм калды. Бездә бар ул. Тормышта ул бар, мәдәниятнең бер кисәге дип әйтергә була. Аны да дәвам итәргә кирәк, ул булган инде. Бөтен дөньяда яхшы университетлар өйрәнә бит Татарстан моделе дип. Шул идеология булып барыбер калды.

Без аны дәвам итәбез дип кенә булмый, аны гел алга алып барырга кирәк. Тормыш бик тиз үзгәрә. Бик тиз үзгәрә. Без аны үзебезнең институтта да сизәбез. Без социологик тикшерү уздырдык, Татарстанның алты районында яшьләрне тикшердек. Без карыйбыз - алар китап, газета укымый, телевизор карамый, күбесенең телевизор юк, булса да карамый. Караса да әйтә - анда ялган, ди. Алар бөтенесе Интернетта һәм социаль челтәрләрдә. Шулай булгач, бу китапларны аларга ничек җиткерергә? Алар татар тарихын гомумән белмиләр. Явыз Иванны беләләр һәм Шәймиевне. Бетте. Менә аларның җавабы Татарстан тарихыннан нәрсә беләсез дигән сорауга.

Шуңа аны үзгәрмичә булмый, алга барырга кирәк. Без кыска татар тарихы дигән ролик чыгардык. Ул ярты миллион карау җыйды, хәзер бәлки миллиондыр инде, бер-ике ай карамадым. Кинәт үсеп китте. Аның бит аермасы бар. Синең китабыңны укый 100 кеше, я 1000 булсын, ди. Бик яхшы, кызык китап булса, 1000 кеше укыды, ди. Ә монда бит миллион. Безгә дә үзгәрергә кирәк, тормыш бик каты үзгәрә.

- Ә сез ни өчен Татарстанда да идеология юк дисез, татар идеологиясен алып барырга аксакаллар юкмы?

- Кешесе калмады. Дамир Исхаков мин идеолог дип йөри, әмма аның ни рәте бар? Ул бит гел кемгәдер төртеп күрсәтә, президент моны эшләргә тиеш, министр моны эшләргә тиеш дип. Бездә дә андыйлар бар, концепция язалар. Тикшеренүнең нәтиҗәсен күрсәтә менә болай: мәгариф министры моны эшләргә тиеш, мәдәният министры моны эшләргә тиеш. Мин әйтәм: “Гөлнара, мин хәзер министрга шалтыратам, ул сине кабул итәр. Син аңа аңлат, ул нәрсә эшләргә тиеш”.

Ләкин алай булмый бит, каян аңлыйсың син ул эшне? Дамир каян белсен ул эшне, ул якын да белми, сәясәтне белми, идеологияне белми, тарихны да рәтләп белми. Ул һаман бер язганны кабатлый-кабатлый, шул.

"Авыл тарихларын язып бетерсәк, бу бик зур алга китеш булыр иде"

Монда идеология бетте ул, мин артык кысылмыйм, беренчедән, сәясәттән киттем. Икенчедән, миңа тарих җитә хәзер, минем актив гомер тагын күпме булыр. Җиде том татар тарихын яздык. Авыл тарихларын тулаем язып бетерсәк, бу бик зур алга китеш була. Ә ул авыр эш. Бездә күп кеше түгел, бер бүлек. Андый тарихны берәү дә эшләмәгән. Энциклопедиядә бар ул авыл тарихы - күпме үлде, күпме туды, ничә центнер ашлык җыйдык. Шуның белән шул.

Зиратларны тикшердек, архивларда утырабыз. Аннан инде Казан арты тарихын яза башлыйбыз, Әлмәтнекен. Татнефть эшне сузмагыз ди, Чүпрәле, Буа - анысын ТАИФ әйтә, минем туган якларны онытмагыз, ди. Биш том авыллар тарихын язсак, бу татар өчен яхшы нигез булачак. Бу - идеология. Бу - минем туган авылымда шундый кешеләр булган дигән чын тарих. Даһи Дамир кебек түгел.

- Сез китап укылмый дисез. Үзегез татар газеталарын, татар китапларын укыйсызмы?

- Мин күбрәк Интернетта карыйм. Газетадан нәрсә укырга соң хәзер? Кызык нәрсәдер булса, миңа Римзил (Римзил Вәлиев - җәмәгать эшлеклесе, журналист - ТИ) җибәреп тора. Ул яктан әйбәт ул - монда кызык чыкты, монда чыкты дип, татарчамы, русчамы, җибәрә. Ә болай газета карарга да бик вакыт юк, өстән-өстән генә инде.

"Татар бик артка калды"

- Нәрсәсе белән ошап бетми татар матбугаты?

- Фикер юк. Мин карыйм, “Татарлар” дигән тапшыруны, ТНВ-Планетаны кайвакыт кызык өчен, нәрсә бирәләр икән дип. Аналитика юк. Мин бит күбрәк шуның белән шөгыльләнәм. Фәлсәфи, социологик яктан карасаң, французлар иң кызыгы, шуларны укыйм күбрәк.

Татар бик артка калды. Рус та шулай ук. Рәсәйдә дә кызык авторлар юк, аналитика була анда кайвакыт, ләкин анысы да күп сүзле, күбрәк үзен күрсәтә торган, бер үк нәрсәне чәйниләр инде. Шуңа анда да укырга материал бик булмый. Кайвакыт була, чит илнекен тәрҗемә итәләр.

Сабан туе белән мавыгып киттек. Сабан туе яхшы нәрсә, ә бит татар көтә икенче адым нинди дип. Бөтендөнья татар конгрессы катып калды. Мин Закировка (Ринат Закиров - Бөтендөнья татар конгрессының элеккеге рәисе - ТИ) да әйттем, катып калдыгыз дип. Шул Сабан туена барып төште, кызганычка каршы. Анда бит оештырырга була ниндидер семинарлар.

Эшмәкәрләрне җыялар, һәрберсе мактана - мин шулай эшләдем, суны шешәләргә тутырып сатам, бәрәңге үстерәм, бик яхшы бара, ди. Аның өчен нигә меңләгән татарны җыярга? Монда бит уртак проектлар булырга тиеш. Анда бит инде аякка баскан, яхшы гына эшли торган эшмәкәрләр килә. Син аларны оештыр ниндидер көчле, бөтен татарны берләштерә торган проект итеп. Менә ул файдалы булыр иде.

"Бәрелешмичә Мәскәүдән нәрсә аласың?"

Мин үз вакытымда кайбер нәрсәне эшләргә өлгердем, мин дә анда берүзем идем бит аппаратта. Мин башлаган идем татарны Татарстан белән автобус юллары аша бәйләргә кирәк дип. Автобусны Оренбургка җибәрдек. Швецов (Владимир Швецов - 1995-2007 елларда Татарстанның премьер-министры урынбасары - ТИ) әйткән иде, булырмы, юкмы дип, кеше утырырмы, барырмы, без янсак, ди, акчасы булмаса... Мин әйттем, эшләп карыйк, аны эшләп карамасаң, каян беләсең. Автобус җибәрдек, шыгрым тулды. Әле ул бит Чаллы аша, Оренбург өлкәсе аша бара. Шулай ук, Пензага, бүтән шәһәрләргә җибәрә башладылар. Аның файдасы бик зур. Бу инде идеология, реаль идеология, Татарстан белән бәйле. Анда минем эш күп булды.

Безнең замана бит ул нинди?Без Мәскәүгә бертуктаусыз йөри идек, вазифаларны акыртып ала идек. Ә бүген бит вазифаны тапшырырга Мәскәүгә баралар. Ә болай, анда бармыйча да Мәскәү нәрсә әйтер икән дип сөйләнәсең. Нинди Мәскәү? Анда конкрет кешесе бар, анда министрлар, анда академиясе бар, анда кешеләр идеология белән шөгыльләнә, шулай булгач, син аны белергә тиеш, кемгә кереп, кем белән сөйләшергә. Ә бүген әйтәләр - Мәскәү ничек карар икән дип. Бар да сора, аз гына тарткалаш, шунсыз булмый ул. Бәрелешмичә Мәскәүдән нәрсә алырсың?

"Казан арты үзе аерым субкультура"

- Сез әйттегез 2018 елдагы план авыл тарихларын өйрәнү булачак дип. Институт 2018 елда тагын нәрсәләр планлаштыра? 

- Казан артының беренче томын булдыру. Безгә Казан арты кирәк, күп кенә мәсьәлә шунда туплана. Морзалар Казаннан китә, Явыз Иваннан качалар. Күп кенә авыллар шуннан үсеп китә, Казан артыннан, аннан тарала. Безгә аңларга кирәк, ул китапларны ничек язарга икәнен, безнең концепция әле тулаем әзер түгел. Үрнәк тә юк, беркайда да юк, Рәсәйдә юк, бүтән илләрдә дә юк. Аны административ районнар буенча гына язып булмый. Ул бит авыл монда тупланган, аннары бүтән җиргә күчеп китә. Безгә кызык, кем аны башлаган, кем дәвам иткән һәм нигә бу авыллар бүген үсеп бара, ә янәшәдәге авыл бетеп бара. Кайда сәбәбе, нигә шулай, аңлашылып бетми. Шуны без өйрәнәбез.

Нигә Казан арты дигәндә, ул ниндидер субкультура сыман бу өч район – Әтнә, Арча һәм Биектау. Мәсәлән, Иделнең теге ягы, уң ягы, анда үзенчә, Чүпрәле, Буа һәм Ульян татары - үзенчә, аның үзенең холкы. Шуны без эзлибез һәм биш том чыгачак безнең. Беренче том инде Казан арты.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100