Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Рафаэлло» печеньесы рецепты

news_top_970_100
«Рафаэлло» печеньесы рецепты
Гөлнара Галимуллина

Мамадыш районы Олыяз авылында яшәүче аш-су остасы Гөлнара Галимуллинадан «Рафаэлло» печеньесы рецептын тәкъдим итәбез.

Ингредиентлар: 200 грамм атланмай яки маргарин, 1 йомырка, 1 стакан шикәр комы, 3 аш кашыгы майонез, ванилин, 2 аш кашыгы бәрәңге крахмалы, 2аш кашыгы сыек май, 1 кап көпшәкләндергеч, чама белән он.

Барысын бергә салып йомшак камыр басарга. Зур булмаган шарчыклар ясарга һәм пергамент кәгазьгә тезәргә. 

Духовкада 40-45 минут пешерергә кирәк. Шарчыклар суынгач, һәрберсен куертылган сөткә манып алырга, какос һәм шоколад вагында яки вафли вагында әвәләргә кирәк.

«Мин 100 грамм какос һәм 100 грамм кукуруз палочкасы (блендерда ваклатырга) вагы кушылган катнашмада тәгәрәттем», – дип язган хуҗабикә.

 

Фото: © Гөлнара Галимуллина

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100