news_header_bot
Язманы тыңлагыз

"Рафаэлло" кабымлыгы

"Рафаэлло" шарчыклары табынны бизәячәк һәм кунаклар игътибарын да җәлеп итәчәк.

news_top
"Рафаэлло" кабымлыгы
Кабымлык өчен: 2 "Дружба" яки "Орбита" сыры, 3 тырнак сарымсак, майонез, әстерхан чикләвеге, какос вагы.

Сырны эре, ә сарымсакны вак угычтан уарга, бераз майонез салып болгатырга (күп салсагыз шарчыклар оешмаячак), шарчыклар әвәләгәндә эченә чикләвек тыгарга.

"Рафаэлло" шарчыкларын вакланган чикләвектә, ак яки төсле какос вагында әвәләргә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар