news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Рафаэль Якуповның «Килмә, дисең» клибы

Рөстәм Зәкуан сүзләре, Риваль Хисмәтуллин көе.

news_top
Рафаэль Якуповның «Килмә, дисең» клибы

Бер күрүдә гашыйк булдым,

Нишләтим йөрәгемне?!

Ә син мине аңламыйча

Өзәсең үзәгемне.


Кушымта:

Килмә, дисең, өзмә дисең,

Кагылма йөрәгемә.

Мин башканы сөям, дисең,

Ул гына йөрәгемдә.


Әмер бирә алмыйм, бәгърем,

Йөрәккәем тыңламый.

Синең ниләр уйлаганны

Ул һич тә аңламый.


Аптырашта калдым инде

Ике ут арасында.

Килмә, йөрмә дигән саен

Сөюем арта гына.


Бер күрүдә гашыйк булдым

Нишләтим йөрәгемне?!

Ә син мине аңламыйча

Өзәсең үзәгемне. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар