Рафаэль Якуповның «Гомерләр матур үтә» клибы
Илнур Ибраһимов сүзләре, Альфред Якшимбетов көе.
«Гомерләр матур үтә»
Саумы гомер, саумы тормыш,
Саумы дуслар-туганнар,
Биек үрләргә менәләр
Булам, диеп торганнар.
Кушымта:
Эх гомерләр, гомерләр
Гомерләр матур үтә,
Уйнап-көлеп, җырлап-биеп
Яшәүләргә ни җитә?
Дус-туганнар, сөйгән ярлар
Тик бәхетле булсыннар,
Язмышларга сылтамыйча
Тугры булып калсыннар.
Кушымта шул ук.
Яхшы кәеф, колач җәеп,
Бәхеткә юл күрсәтеп,
Бәхетең белән син өләшсәң,
Гомерең бәхетле үтәр.
Кушымта шул ук.