Рафаэль һәм Динә Латыйповлар гаиләсендә тирән кайгы
Динә Латыйпованың бертуган абыйсы үлгән.
Җырчы Динә Латыйпованың 59 яшьлек абыйсы вафат булган. Ул инстаграм сәхифәсендә авыр хәсрәте турында хәбәр иткән.
«Нигә син? Ышанмыйм… Хакың юк! Син бит тормышны, дөньяны, яшәүне яраттың. Син кешеләрне яраттың. Син безне яраттың. Ә без сине. Белсәң иде, бәгырькәем, йөрәк телем-телем өзгәләнгәнне.
Инде бүген ничәнче көн синсез таң атты, синсез генә ай калыкты. Бар нәрсә дә элеккечә. Бары син генә юк, абый җаным.
Син бит: «Барысы да әйбәт була сеңлем», — дип вәгъдә бирдең. Нигә булмады? Иң йөрәкне әрнеткәне — мин сиңа булыша алмадым. Бик теләсәсәм дә. Нишләде соң бу дөнья? Нинди ел килде? Нигә безнең якыннарыбызны ала?
Кем миңа хәзер бөтенесеннән алда шалтырата, хәлемне белә? Кем миңа: «Сакланып йөр, сеңлем», — дия.
Абый, абый… Синең белән хушлашуның авырлына чыдый алмыйча, үзең яраткан кыр казлары да күлләрен калдырып, ярсып каңгылдаша-каңгылдаша, чит җирләргә китеп барды. Исән булсалар, язын кайтырлар. Ә син? Абый җаным, йөрәк парәм, син китмәдең. Син күчендең генә. Син минем, безнең, гаиләң, балаларың өчен исән. Вәгъдә бирәм — соңгы сулышыма кадәр синең исемең йөрәгемә, мәрмәр ташка язылгандай, тирән уелыр. Үзем исән булганда — син дә яшәрсең. Ә мәңгелек — уртак йортыбыз», — дип язган ул.
Инстадуслары Динә Латыйпованың тирән кайгысың уртаклашканнар. «Абыегызның урыны оҗмах түрләрендә булсын, сезгә Ходай сабырлык бирсен», — дип яза алар.