Рафаэль Латыйпов күп җиңүләр китергән чаңгысын коллекционерга бүләк иткән
Җырчы үзенә 80нче елларда бик күп җиңүләр китергән кадерле чаңгысын коллекционерга бүләк иткән.
Рафаэль Латыйпов узенең 80нче елларда йөргән һәм үзенә зур җиңүләр китергән, СССРнын спорт мастеры данын яулаган легендар «KNEISSL» чаңгысын себер якларындагы чаңгылар коллекционеры Игорь Анатольевичка буләк иткән. Бу хакта җырчының тормыш иптәше Динә Латыйпова инстаграмда яза.
«Истәлек. Спортчының якын дусты. «Бәлкем бирмәссең, үзеңнең яшьлек хатирәң, күпме көч, тырышлык, оту-оттырулар аша икәүләп яулаган уңышыгыз», — дигән идем үзенә.
«Яшьләр безнең чорның чаңгыларын үзләре күрсеннәр, карасыннар. Тарихта эз калдырган чаңгы. Тарих эзле ул!» — диде Рафаэль, ял итеп киштәдә ятучы чаңгыларын ураган ак кәгазьгә коллекционерның адресын язганда.
Чаңгы ышанычлы кулларга тапшырыла. Шулай да, күңелгә бераз моңсу», — дигән ул.
«Сокланып бетә алмыйм, нинди уңган кешеләр. Тигезлектә яшәгез», «Эх, булган кешеләр бар инде. Тик чаңгылар жәл, тарих бит бу», «Спорт мастеры дәрәҗәсен алгач, бик тырыш спортчы булган инде», — дип мактыйлар инстачылар җырчы-спортчы Рафаэль Латыйповны.
«Мин дә аңладым шулай икәнен, спортчы хатыны буларак. Старт, чаңгы юлы, финиш… Җанатар булып, кулга термос белән кайнар чәй тотып, көтеп торулар. Эх, йөрәк авызга килә иде», — дип искә алган Динә Латыйпова яшь вакытларын.