Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рафаэль Латыйпов Элвин Грейга дәгъвасын белдерде: “Кешенекенә тимәсен! Берәү дә башкармаган җырны халыкка танытсын, шуны популяр итсен!”

“Интертат” хәбәрчесе бер концерт вакытында Рафаэль Латыйпов белән сәхнә артында әңгәмә корды. Җырчы бүгенге эстрадага карата үз мөнәсәбәтен әйтте.

news_top_970_100
Рафаэль Латыйпов Элвин Грейга дәгъвасын белдерде: “Кешенекенә тимәсен! Берәү дә башкармаган җырны халыкка танытсын, шуны популяр итсен!”

- Рафаэль абый, татар эстрадасы бүген ни хәлдә? Сәхнәгә җырлый белмәүчеләр күтәрелә диләр. Килешәсезме?

- Җыр сәнгате бер урында гына тормый, гел алга бара. Элек моңлы җырлар башкаручылар күп иде, хәзер биеп һәм акырып җырлауга калдык. Нишлисең бит? Күреп торасыз, тамашачыга андый җырлар да кирәк бит. Без бит тамашачы өчен эшлибез, шуңа күрә алар теләгән җырларны башкарабыз. Син гармунда уйнап, моңлы җырлар гына башкарганда тамашачы концерттан чыгып ук китәргә мөмкин. 

“Татарча солянка” концертларында берәү дә моңлы җырлар башкармый, халыкка ул кирәкми дә. Көе дәртле булса, ул аның сүзләренә һәм эчтәлегенә бөтенләй игътибар итмәскә мөмкин. Күңелле күренеш түгел. 

Һәр чорның үз тәлабе инде, шуның өчен репертуар сайлаганда барысын да исәпкә алырга тырышабыз. Артык моңланудан халык тиз туя, шуның өчен дәртле җырлар да башкарабыз. Аннан соң хәзерге вакытта татар эстрадасында көндәшлек көчле, чөнки талантлы яшьләр дә күп. “Мин талант һәм моңлы җырчы”, дип өйдә ятып булмый, үҗәтләнеп эшләргә кирәк. Сәхнәдә үз урыныңны тапкансын икән, аны саклап калу мөһим.

Эстраданың бүгенге хәле начар түгел. Һәрбер артист үз иҗатын тамашачыга җиткерергә тырыша. Безгә бәяне халык бирә.

- Соңгы вакытта җыр урлауга бәйле иҗади бәхәсләр күп. Бу хакта нәрсә уйлыйсыз?

- Дөрес әйбер түгел, безнең җырларны да башкаручылар булды. Ерак йөрисе юк. Артист кеше өчен алай эшләү бер дә килешми. Радик Юльякшин минем репертуардан “Гомер үтә” җырын башкарды, аның өчен шаулап йөрмәдек. Гомумән, җырчылар тамашачы алдында бер-берсе белән мөнәсәбәтләр ачыкларга һәм тавышланып йөрергә тиеш түгел. Бу аларның дәрәҗәләрен генә төшерә. 

Хәзер татар эстрадасы “шоу-бизнес” төшенчәсенә буйсынып эшли. Бөтен әйбер акчага, теләсә-нәрсә сөйләүгә корылган. Җырчылар үзләренә “кара пиар” ясау өчен нәрсә генә эшләми, социаль челтәрләр турында әйтәсе дә юк инде. Шуннан соң күп кенә тамашачыларның артистларга карата фикере үзгәрә дә инде. Иҗади бәхәсләргә килгәндә, җырчылар барысын да тыныч юл белән хәл итсеннәр иде.

Минеке-синеке, дип җыр бүлешеп утырырга теләмим. Радик безнең “балабыз”, аның бу гамәлен яшьләр бездән үрнәк ала дип кабул иттек. Җырласыннар, бездән өйрәнсеннәр. Үпкәләмим, тик шалтыратып рөхсәт сорарга була иде. “Гомерләр үтә”не барыбер “Рафаэль Латыйпов җыры, диләр. Бу җырны миңа махсус яздырдылар, аның Радикка ничек барып җитүен аңламыйм. Ни өчен ул популяр булган җырларны гына башкара соң ? Берәү дә башкармаган җырны халыкка танытсын, шуны популяр итсен. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100