Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рафаэль Латыйпов, Рамилә – Рамил Хәйретдиновларга җырлар язучы җырчы 53 яшендә вафат

news_top_970_100
Рафаэль Латыйпов, Рамилә – Рамил Хәйретдиновларга җырлар язучы җырчы 53 яшендә вафат
https://vk.com/id182368688

Буада яшәп иҗат итүче җырчы, композитор Сәйдәш Хәсәнҗанов вафат. Якыннары әйтүенчә, Сәйдәш Хәсәнҗановка инфаркт булган. Аңа нибары 53 яшь иде, дип хәбәр итә районның «Байрак» газетасы.

Иҗатташ дустының вакытсыз үлеме турында мессенджерларда җырчы Динә Латыйпова да язды.

«Сәйдәш Хәсәнҗанов… Юк, ышанмыйм. Дустым, иҗатташым! Эх, Сәйдәш, Сәйдәш! Гөрләп яшәр чорың иде бит. Син китмәдең. Син җырларыңда яшәрсең. «Миләштәге кошчык» – уртак иҗатыбыз. Син – көен, мин сүзләрен яздык. Рафаэль җырлады. Әле күпме язылмаган җырларың калды. Эх, дустым, хуш», – дигән ул.

Сәйдәш Хәсәнҗановны автор-башкаручы буларак беләләр. Ул тормыш иптәше Рәшидә ханым белән дуэтта да («кояшлы дуэт») җырлый иде. Бик күп җырлары Гөлнур Айзат, Гөлфия Шакирова сүзләренә иҗат ителгән. Аларны Рәшидә Хәсәнҗанова, Рамилә – Рамил Хәйретдиновлар, Рафаэль Латыйпов, Рафил Җәләлиев, Гүзәл Кашапова, Гөлүсә Ахунова һәм башкалар җырлый.

Мәрхүмне бүген төштән соң туган ягы – Буа районы Аксу авылында соңгы юлга озатачаклар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100