Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рафаэль Ильясов белән хушлашу: «Алтын фондлар әзерләгән безнең Рафаэль абый ул!»

Бүген Татарстан Республикасының халык артисты, «Татарстан» радиосына ярты гасыр гомерен багышлаган Рафаэль Ильясовны соңгы юлга озаттылар. Артист Казанның Мамадыш трактында урнашкан мөселман зиратында табутта җирләнде…

news_top_970_100
Рафаэль Ильясов белән хушлашу: «Алтын фондлар әзерләгән безнең Рафаэль абый ул!»
Салават Камалетдинов

Соңгы арада татар дөньясы бик күп югалтулар кичерә. Белгән шәхесләрнең генә дә ничәсе китте… Ә белмәгәннәре ничәү? Хәер, Казанның мөселман зиратына атлап керү дә җитә калды — зират мәетләр белән әкренләп тулып килә.

Татар дөньясында якты эз калдырган мэтрыбыз, җырчыбыз белән дә мәңгелеккә хушлаштык. Артистны табутта җирләделәр. Ул ковидлы авырулар хастаханәсендә дәваланган, үлеменең сәбәбе рәсми рәвештә әйтелмәде.

Җырчы белән хушлашырга дип, 7нче шәһәр клиник хастаханәсенең ишегалдына юнәлдем. Кеше җыелып торган урын күренде — морг иде ул. Халык артисты дигәч тә, күпләп халык җыелып килер төсле иде, чынында исә, озатырга килгән 3-4 кешене генә күреп, аптырашка калдым. Билгеле, моргта чират булу сәбәпле, мәетне соңрак чыгардылар. Бу арада калган кешеләр әкренләп килә торды, тик мин күз алдына китергән халык саны түгел иде ул.

Җырчыны җирләргә якыннарыннан кызы Айгөл, оныгы Наилә, бертуган апасы һәм калган туганнары килгән иде. Сөйләрлек хәлдә түгелләр иде алар, ым яки хәрәкәтләр белән генә аралаштылар. Минем сорауга да Айгөл ханым: «Юк», — диде, оныгы Наилә да башын борып, аска иде. Бертуган апасы исә чыдый алмыйча үкереп елый бирде…

«Аеруча оныгы Наилә дәү әтисенең үлемен бик авыр кичерә. Кызы Айгөлгә дә нык авыр. Абыйсы Алмаз бик үк сәламәт түгел, араларында ир-ат калмады дип әйтергә була», — дип аңлатты миңа аларның гаилә дусты Гамбәрия ханым Сабирова.

«Аның тавышы һәрберебезнең йөрәгендә»

Озату мәрасимен «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең генераль директоры Илшат Әминов алып барды.

Рафаэль абый минем әтием белән дус иде. Ул - татар эстрадасының сандугачы. Бөек татар җырын, моңын залда утырган яки радио-телевидениедән тыңлаган һәр тамашачыга җиткерә белде.

Татар җырын сәхнәгә чыгаруны талантлы кеше генә булдыра ала. Олы яшьтә булуына карамастан, тавышы яшьләрчә яңгырый иде. Аның тавышы һәрберебезнең йөрәгендә калыр, - диде Илшат Әминов.

Татарстан Мәдәният министрлыгының Җыелма анализ һәм мониторинг бүлеге җитәкчесе Дилия Хәйретдинова Рафаэль Ильясовның иҗаты Татарстанның алтын фондына кертелгәнен искәртте.

Аның башкаруындагы «Галиябану», «Рәйхан», «Олы юлның тузаны» кебек җырлар татар җыр фольклорының эталонына әйләнде. Рафаэль абыйның китүе татар дөньясы өчен зур югалту, - диде ул.

«Рафаэль Ильясов эшләгән вакытта җырлар иң зәвыклы „иләк“ аша үтә иде»

«Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе директоры Фирдүс Гыймалтдинов:

Рафаэль абый - безнең хезмәт ветераны. Ярты гасыр тормышы «Татарстан» радиосы белән бәйле булды. Фондта 50 меңнән артык җыр бар, аларның һәрберсе Рафаэль абый кулы аша узган, чөнки элек худсоветлар бар иде, җырлар сайланып кына алынды.

Ул ачык кеше, яшьләр белән яхшы мөгамәләдә булды. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр радиобыз белән элемтәдә торды, тавышы көр иде.

Аның башкаруында татар һәм башкорт халык җырларын ишетсәгез, шаккатасыз. Ул озын җырларны яратып, күңелгә үтәрлек итеп башкара. Минемчә, Рафаэль абыйдан соң аларны хәзер бер җырчы да җиренә җиткереп җырлый алмас.

«Татарстан» радиосының баш мөхәррире Рәзин Нуруллин:

«Татарстан» радиосында халкыбызның иң зыялы кешеләре эшләде. Рафаэль абый белән иңгә-иң 45 елдан артык хезмәт куйдык. Иҗтимагый-сәяси редакцияләр тапшыруында эшләсәм дә, драматик-музыкаль редакция белән даими элемтәдә булдым. Рафаэль Ильясов музыкаль тапшыруларның баш мөхәррире иде.

Ул музыкаль тапшырулар редакциясен җитәкләгән чорда Татарстанда татар телендә эшләүче бердәнбер радио идек без, шуңа күрә дә театр, филармонияне алыштырып тордык. Зәвыкка, музыкаль әсәрләрнең дәрәҗәсенә зур игътибар бирелә иде. Сәнгать советында шагыйрьләр, композиторлар, җырчылар җыр халык күңеленә барып ирешкәнче дәрәҗәсен тикшерә иде.

Хәзерге вакытта «юк-бар җырлар», «көйләр кабатлана» дигән тәнкыйть сүзләрен ишетәбез, ә Рафаэль Ильясов эшләгән вакытта җырлар иң зәвыклы «иләк» аша үтте. Төшеп калган җырлар байтак иде. Элекке җырлар мәңге онытылмый, аларны булдыруда, саклауда, җыр сәнгатен һәм чын артистларны үстерүдә Рафаэль Ильясовның өлеше зур.

Фәридә апа Кудашеваны Рафаэль Ильясов әни итеп күрде: Уфага барса, кунакханәгә урнашмый, ә Фәридә апаларга бара иде. Радиода үзенең катнашындагы тапшырулар бар, без аларны акрынлап тамашачыларга тыңлатырбыз. Аның иҗаты мәңгелек.

«Авылдан килгән балалар иң элек Рафаэль абыйны эзләп таба идек»

Татарстанның халык артисты Кирам Сатиев:

Рафаэль абыйны мин моң чишмәсе дип әйтер идем. Татарстанда, татар сәнгатендә андыйлар шактый. Рафаэль абый — шуларның берсе. Аның белән миңа 40 елдан артык бергә эшләргә, халкыбызга, милләтебезгә бергәләп хезмәт итәргә туры килде. Мәскәү, Санкт-Петербург, Ижау, Уфа, Ульяновск һ.б. шәһәрләрдә чыгыш ясадык.

Рафаэль абый миңа әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә ярдәм итте. Радиода килеп исәнләшкәч, ул: «О, кияү, нихаль?» — дип мишәрчә әйтеп җибәрә иде. «Энекәш, бар, языл, миннән рөхсәт!» — дип кенә әйтә иде.

Радиога әсәрне алып киләсең һәм ул тыңлап карый. Рафаэль абый җырчы гына түгел, инструменталист да. Ноталарны аңа биргәч: «Энекәш, аңлатып торма, уйна. Разберемся», — дип әйтә иде. Җитешмәгән җирләре булса, төзәтеп алып килергә куша иде. Аның тормыш тәҗрибәсе дә, әдәбият һәм сәнгатьтәге тәҗрибәсе дә зур. «Энем, мин җырлаганда мелизматика белән бик мавыкма. Мин җырлап туктагач, Бәхти абыең кебек (аккордеончы Бәхти Гайсин — авт.) тартып җибәр», — дип әйтә иде.

Озак еллар хирург булып эшләгән табиб, Рафаэль Ильясовның якташы Рөстәм Бакиров:

Табиб буларак та хәлен сорашып тордым. Тормыш иптәше Светлана ханым да табиб. Рафаэль абыйны мин 1972 елда Чүпрәледән килеп, медицина институтына кергәннән бирле беләм. «Безнең Рафаэль абый», — дип әйтәбез үзен, чөнки ул Чүпрәлебезнең олы, хөрмәтле кешесе.

Әниләр бәйрәме, Укытучылар көне һ.б. бәйрәмнәр җиткәндә аннан үзе башкаруындагы җырларын сорый идек. Түбән Камада баш хирург булып эшләгәндә: «Рөстәм-якташым, сиңа барып, бер дәваланып кайтасым килә», — дип әйткән иде.

Чүпрәледән чыккан Габдулла Рәхимкулов, Рафаэль абый белән горурланабыз. Ул намуслы кеше иде, якташларын да яратты. Казанга беренче тапкыр килгәндә без, рус телен белмәгән балалар, иң элек аны таба идек. Шатлыкларыбызны да аның янына барып бүлешә идек. Аның китүенә әле дә ышанып җитеп булмый.

«Тарихыбызга алтын фондлар әзерләгән кеше ул»

Җырчы Зөфәр Сафин:

Рафаэль абый - татар милләте өчен легендар җырчы. Ул халкыбызның бәгыренә кергән. Казанга килүемнең дә сәбәпчесе иде ул. Түбән Камада укыганда: «Энекәш, сиңа Казанга килергә, белемеңне күтәрергә кирәк», — дип чакырды. Милләтебезнең асыл талант ияләренә баш ияргә кирәк. Алар санаулы гына. Һәрберсенең урыны бар.

Һәр сүзгә, һәр музыкага бик игътибарлы, җиңел карамый иде. Ул тарихыбызга алтын фондлар әзерләгән кеше. Вакытында дәрәҗәләрен дә алды, шул ук вакытта күләгәдә дә калды. Аңа Тукай премиясен яки Россиянең халык артисты яки атказанган сәнгать эшлеклесе кебек исемнәр бирелмәде, кызганыч.

Гаилә дусты Гамбәрия Сабирова:

Ирем хәрби очучы булып эшләде, безне Украинага җибәргәннәр иде. 25 ел шунда торып кайтканнан соң, Рафаэль Зарифович белән уртак танышлар аркылы таныштык. Электән үк аны җырчы буларак ишетеп белә идем, беренче күрүдән үк мөлаем йөзле, кунакчыл кеше булып күңелгә кереп калды. Аның сәхнәгә чыгып, башын бер якка борып, әкрен генә иеп, җырны сузып җибәрүе йөрәккә май булып ята иде. Миңа «Гамбәрия ханым» дип эндәшә иде.

Хатыны Светлана ханым шундый кунакчыл, аш-суга оста. Җитмешнең теге ягында булса да, Рафаэль Ильясов машина йөртте. Җәй көннәрен дачасында үткәрергә ярата иде. Дус булып яшәдек. Безнең арабыздан китеп баруы үкенечле, әмма барыбызның да ахыргы юлы шунда. Ул хәзер безнең догага мохтаҗ.

Урыны җәннәттә булсын, тыныч йокласын, хәер-догасын хатынына, балаларына калдырып киткәндер, Иншәаллаһ. Татар халкының күңелендә мәңге калыр дип ышанам.

Рафаэль Ильясов үзе күрми калган соңгы әңгәмәсен бер ай элек «Татар-информ» агентлыгына биргән иде. Әңгәмәне шушы сылтамадан укырга була.



Галерея: Халык артисты Рафаэль Ильясов белән хушлашудан фоторепортаж

Рафаэль Ильясов — татар җырчысы, Татарстан Республикасының халык артисты, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе. 1939 елның 28 апрелендә Чүпрәле районының Түбән Чәке авылында туа. 1954-1958 елларда Казан музыка училищесында укый. 1958 елда Казан дәүләт консерваториясенең оркестр факультетына укырга керә, оркестр артисты һәм укытучы квалификациясен ала.

1963 елдан Пермь опера һәм балет театры оркестрында, 1964 -2005 елларда Татарстан радиосының музыкаль тапшырулар редакциясе баш мөхәррире вазифасында эшли. Радиодагы эшчәнлеген 2014 елга кадәр дәвам итә. Рафаэль Ильясов 9 декабрьдә Казанда вафат булды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100