Рафаэль Хәкимов: «Без - татар атамасы белән күптән барлыкка килгән милләт»
«Кайбер идеологларның татарларны яшь милләт буларак тәкъдим итү омтылышы бернинди мәгълүматы булмаган, белемсез кешеләргә юнәлгән», — дип саный Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институтының фәнни җитәкчесе, Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең элекке киңәшчесе Рафаэль Хәкимов.
«Миллиард.Татар» сайты өчен язылган материалда ул татарларның килеп чыгыш турында сорауларга җавап эзли.
Рус императорларына Россияне Европага «бәйләү» мөһим булган
Татарларның килеп чыгышы турында күп яздылар, шул исәптән төрле тузга язмаган әкиятләр дә булды, әмма бу тема һаман актуаль булып кала, чөнки яңа фактлар ачылып тора. Галимнәргә рус тарихы мәктәбе нигезләреннән башланган тарих традицияләре комачаулый. Рус тарихына Г. З. Байер, Г. Ф. Миллер, А. Л. Шлецер кебек немец галимнәре нигез салган. Алар тарихи мантыйкны бозарга һәм Россия тарихына татар сәхифәләрен кушарга ярамый дип санаган. Алар патша сарае заказы буенча язган һәм, әлбәттә, үзләренә түләгән кешеләргә хезмәт күрсәткән.
Өстәвенә, рус императорлары һәм аларның сараендагы кешеләр чыгышлары белән немецлар булган. Алар өчен объективлык беренче урында тормаган. Русьнең Бөек Татар иле кыйпылчыкларында төзелүен онытырга һәм аны сукыр эчәк кебек Европага беркетеп куярга кирәк булган. Дөрес, ул вакытта тарих әле фән булып формалашмаган, ул көнкүрешне язып бару жанры буларак кына файдаланылган. Шуңа күрә, беренче чыганакларны, шулай ук Карамзинны да бик кырыс хөкем итәргә ярамый. Алар үз чорының балалары була.
Мәктәптән башлап ук без татарлар турында гел негатив кына ишетәбез, ә менә Россиягә карата бары тик мактау сүзләре генә ишетелә. Күпсанлы эпитетлар арасында территория турында бәяләмә дә бар — Җир шарының 1/6 өлеше. Бу үлчәмнәр гаҗәпләндерә һәм таң калдыра. Әмма шунысы аңлашылмый, ни өчен Татар бугазы «Татар» булган соң? Мәсәлән, илнең Европа өлешендәге тигезлек яки кырлар — русныкы. Иделне дә бөек рус елгасы, рус елгалары патшабикәсе дип атыйлар, әмма бугаз — «Татар бугазы».
Наполеонның төп һөҗүмеТатариягә җибәрелгәнме?
Күп кенә әйберләр тарихи карталарда ачыла. Тарихта шулай кабул ителгән, карталар бары тик сурәт кенә, аларны мөһим мәгълүматларның мөстәкыйль чыганагы буларак карамаганнар. Әмма карталарга анализ ясаганда без уртак мәдәниятнең бер өлеше булган штамплар белән тәңгәл килмәгән әллә никадәр әйбер күрәбез. Мәсәлән, Төньяк боз океаны да кайчандыр Татар океаны дип аталган.
Соңыннан карталарны төзәтәләр, татарларга бәйле сүзләрне алып ташлыйлар, әмма Татар бугазы шул килеш кала. Руслар анда бик соң барып җиткән дияргә була. Ул вакытка Татар бугазы күрсәтелгән карталар дөньяны әйләнеп чыккан була инде. Өстәвенә, Себерне Россиягә кушу да бер мизгелдә генә булмый һәм Ермакның моңа бернинди катнашы да юк.
Ермакны уйдырма, миф дияргә була. Сүз уңаеннан, Европа һәм рус тарихи карталарында, Себер Казаннан башлана (Себер тракты) һәм Уралда тәмамлана. Димәк, Наполеон Себер тайгаларын басып алырга җыенмаган. Янып яткан Мәскәүдән Парижга хатынына хат язган: «Кадерле Жозефина! Бу Мәскәүгә теләсә кайсы русны кырып карасаң да, татарга килеп төртеләчәксең», - дигән. Моны аңлатып та була, Наполеон сугышлары вакытында рус армиясендә татарлар бик күп була, ә нугайбәкләрнең (көньяк Урал татарлары) атлы гаскәре Парижга беренче булып керә, соңыннан нугайбәкләр Берлинны ала һәм Венага кадәр барып җитә.
Шулай да бер сорау кала: ни өчен Наполеон бөтен көчен илнең башкаласы Петербургка түгел, ә Мәскәүгә җибәрә? Гадәттә, сугыш дәүләтнең башкаласын яулап алу белән тәмамлана. Наполеон кем белән сугышкан соң? Күрәсең, ул вакытта әле Мәскәү татарлар кулында булган? Бу очракта Наполеонның төп һөҗүме Россиягә түгел, ә Татариягә була. Әмма бу бары тик версия генә…
Ни өчен Ватиканга Алтын Урдада үз вәкиллеге кирәк булган?
Тарихта серләр, табышмаклар бик күп. Шуларның берсенә Ватиканга баргач юлыктым. Мин анда Казан Изге ана иконасын кайтару турында мәсьәләләр буенча фикер алышуга барган идем. Католикларның югары иерархиясе мине бер залга алып керде. Ул залның стеналарында дөньядагы төрле илләрнең карталары ясалган иде. Бөтен стенаны тутырып торган гаять зур картага төртеп күрсәттеләр дә:
— Бу сезнең ил! — диделәр.
Бөек Татар илен күргәч, мин шаккаттым. Чөнки Татарстан — СССР картасында бик кечкенә, аны абайлап алу да авыр. Ватиканда минем күзләрем ачылды һәм рәсми тарихка бәйле зур шикләрем юкка чыкты. Ватиканның ни өчен Алтын Урдада үз вәкиллеген тотуы кызык булды миңа. Сәясәттә бер генә очраклы нәрсә дә булмый. Ватикан мәҗүси татарларны католиклыкка тартырга теләгәнме? Мөгаен, шулайдыр.
Безне болгарчылыкта, «Русьне җимергән» өчен каһәрләделәр. Без Алтын Урда, Төрки каханлыгы, Бөек Татария турында берни дә ишетмәдек. Һәм Татария ничек бөек була алсын ди инде? Татарстанга күз салу да җитә! Мәскәүдә югары урында утыручы бер түрә бармагы белән СССР картасына төртә-төртә: «Сез Мәскәүдән күренмисез! Аңлыйсызмы, күренмисез!!!» — дигән иде.
Шул вакыттан бирле мин Татария/Тартария карталарын эзли башладым.
Татарларны яшь милләт дип күрсәтү омтылышы бер мәгълүматсыз кешеләргә исәпләнгән
Сүз уңаеннан, Татария һәм Тартария — синонимнар, хәер Россиядәге кайбер тарихчылар Татарстанның тарихи Тартариягә бер генә катнашы да юк дип исбатларга тырыша. Янәсе, бу башка ил. Артык хәреф очраклы гына барлыкка килмәгән. Европада Тартарда көн күргән явызлар турында миф яшәгән, имеш, алар җиргә чыгып Европа халкын гөнаһлары өчен җәзаларга тиеш булган. Европа халкы Венгрия, Польша һәм Силезияне яулап алган күзгә күренмәгән татар явы турында ишетә һәм аларны Тартардан килергә тиешле мифик явыз затлар дип уйлый.
Япониянең Симанэ префектурасында «татар технологиясе» буенча металл эретү мәсьәләләрен ачыкларга баргач та шок кичердем. Бу металлдан самурай кылычлары койганнар. Мин өч музейда булдым һәм бик аптырашта калдым — без тарихны белмибез дә, ә Япониядә махсус музейлар бар… Япония кайда да, Татарстан кайда? Сүз уңаеннан, Япониядә «татар» тамырыннан ясалган сүзләр аз түгел, хәер, бу башка илләрдә дә шулай бит инде.
Татарлар бүген йөртә торган исемнәре белән күптәннән барлыкка килгән. Кайбер идеологларның аларны яшь милләт итеп күрсәтергә теләү омтылышы мәгълүматсыз, белемсез кешеләргә юнәлгән. Татарларның килеп чыгышы еллар түгел, ә йөз еллар дәвамында тикшерелә.
Мәрҗанидән башлап бу тема аеруча кискен тора башлый. Моның аңлатмасы гади. Урта гасырларда милләт төшенчәсе булмый, ә халыклар һәм кабиләләр генә була. Дәүләтчелек элементларын булдыра алган кабиләләр әкренләп халыкка әйләнә, ә капитализмы булган халыклар милләткә әверелгән. Европа һәм Евразия халыкларының формалашуында аерма булса да, бу һәр җирдә дә шулай.
Дәвамы бар.