news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Радмир Беляев Түбән Камага БПЛА һөҗүме турында: «Барыбыз өчен дә зур хәсрәт»

news_top

Түбән Кама мэры Радмир Беляев БПЛА һөҗүменнән соң шәһәр халкына мөрәҗәгать итте. Бу хакта «Татар-информ» яза.

«Бу - барыбыз өчен дә бик зур хәсрәт. Түбән Кама районы халкы исеменнән һәлак булучыларның гаиләләренең кайгысын уртаклашам», – дип язган Беляев социаль челтәрдә.

Шулай ук ул, бу вазгыятьнең даими контрольдә тотылуын, зыян күргән бөтен кешегә дә медицина ярдәм күрсәтелүен, ә профильле хезмәтләрнең һөҗүм нәтиҗәләрен юкка чыгару эшен дәвам иттерүен дә өстәгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар