Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Радий Хәбиров башкорт милли киемле кызны ярымшәрә сурәтләү турында: Ошамый!

Ален Савельева исемле рәссам ярымшәрә кызлар һәм егетләрне гаурәтен милли бизәкле тукымалар белән каплап сурәтләгән.

news_top_970_100
Радий Хәбиров башкорт милли киемле кызны ярымшәрә сурәтләү турында: Ошамый!
Владимир Васильев

Уфа рәссамы Ален (Алена) Савельева ярымшәрә кешеләрне башкорт милли киеме, милли атрибутика белән ясаган иде. Башкорт милли җәмәгатьчелеге моны мыскыллау итеп кабул итте. Бу — сәнгать, дип әйтүчеләр дә булды.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров әлеге иҗат турында катгый фикерен белдергән.

Радий Хәбиров цензура белән шөгыльләнмәвен, тик бу рәсемнәр аңа катгый ошамавын әйткән, дип хәбәр итте «Башинформ».

«Минем дә әби бар, аның да челтәре бар иде. Ул хатын-кызлар өчен милли киемнең әһәмиятле элементы. Аны менә шулай хайваннарча ясау — миңа бер дә ошамый. Әйдәгез, бу әйберләр белән сак булыйк: милли мөнәсәбәтләр — иң нечкә урын. Моны аңламаган кеше — биредә утырырга тиеш түгел. Бик сак булырга кирәк. Кайсыбер кешеләр өчен бу бик тирән кимсетү. Кемдер „рәссам шулай күрә“ дияргә мөмкин. Ләкин минемчә, бу — бик начар», — дигән Радий Хәбиров Хөкүмәттә дүшәмбе киңәшмәсе азагында.

Моңа кадәр әлеге рәсемнәр хакында социаль челтәрләрдә дә сөйләштеләр. Ален Савельева фломастер белән ясаган әлеге иҗат милли мирас флешмобы кысаларында барлыкка килгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100