news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Авырлыктан бетә соңгы көчем...» – Радик Юльякшиннан терәк булырдай якыннар турында җыр

news_top
«Авырлыктан бетә соңгы көчем...» – Радик Юльякшиннан терәк булырдай якыннар турында җыр
Фото: "Татар-информ" архивы

Радик Юльякшинның «Якын кешем» дигән җыры музыкаль мәйданчыкларга чыкты.

«Әгәр тормышыгызда андый кешеләр бар икән, сез – бәхетле кеше! «Якын кешем» дип әйтерлек кешеләрегезне билгеләгез, бу хакта үзләре дә белсен», – дип язган җырчы социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

Яңы җырның сүзләрен Айгөл Вәлиуллина, ә көен Раил Өметбаев язган.

«Тормыш каккан чаклар аздан түгел,

Бәргәләнеп елый кайчак күңел.

Авырлыктан бетә соңгы көчем,

Ярдәм кулын суза якын кеше.

Кабат туам җылы сүзләреңнән,

Ялкын күчә кайнар йөрәгеңнән.

Ул маягым тормыш юлларында,

Юк, бирешмим давыл буранына...»

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар