news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Радик Юльякшиннан премьера: «Туй күлмәге»

news_top
Радик Юльякшиннан премьера: «Туй күлмәге»
Фото: © Салават Камалетдинов, "Татар-информ"

Радик Юльякшин (Элвин Грей) олуг җырчыларның җырларын башкаруын дәвам итә. Халык аның башкаруындагы «Уфтанма», «Әлдермешкә кайтам әле» җырларын яратып кабул итте. Җырчы хәзер иң популяр җырларның берсе – «Туй күлмәге»н яңа яңгырашта тәкъдим итә.

Әлеге җырга клип алдан әзер иде инде, ул Радик белән Инзиләнең туеннан иң кызыклы, матур мизгелләрдән җыелган.

Тамашачылар Радик Юльякшинны премьера белән котлаган, шулай ук шәп булуы турында комментарийлар калдырганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар