Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Радик Юльякшин начар хәбәр җиткерә

news_top_970_100
Радик Юльякшин начар хәбәр җиткерә
Фото: "Татар-информ" архивы

«Элвин Грей» тәхәллүсе белән чыгыш ясаучы җырчы Радик Юльякшинның, cул колагы начар ишетә башлау сәбәпле, концертларын күчерергә мәҗбүр булган дип язган идек. Табиблар Элвин Грейга дәвалану курсы узарга һәм берара чыгышлар ясаудан тыелып торырга киңәш иткәннәр. Хәзерге вакытта ишетү сәләте югалуның сәбәпләрен ачыклау һәм дөрес итеп дәвалану өчен, Элвин Грей тикшеренүләр уза.

Әмма ул Уфадагы концертларын дәвам итте. Бүген кабат табиб янында булганнан соң, аңа планнарын үзгәртергә туры килгән.

«Дуслар! Хәбәрләр бик яхшы түгел. Ишетү белән бәйле проблема әле бетмәде, яхшы якка үзгәреш күренми, ишетүем начарланганнан-начарлана. Хәзер табиблар турны туктатып торырга тәкъдим генә итми, ә таләп итәләр. Сәламәтлеккә тагын да куркыныч янавы сәбәпле, әлегә 2 атна булса да ял алырга кирәк. Сез мине аңларсыз дип ышанам.

Бүгенге концертны куябыз, ә октябрьдәге калган концертларны күчерергә туры киләчәк. Яңа даталар турында дүшәмбе хәбәр итәбез, әлегә актив рәвештә шул мәсьәлә белән шөгыльләнәбез. Минем дә кәефем төште, әмма башка чара юк. Уңайсызлыклар өчен гафу үтенәм һәм аңлавыгыз өчен рәхмәт белдерәм. Үз сәламәтлегегезне саклагыз», – дип язган артист Телеграм-каналында.

Җырчының иҗатын яратучылар һәм фанатлар концертларны күчерүне аңларга әзер булулары турында язганнар, сәламәтлек мөһим булуы турында искәрткәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100