"Татар-информ" архивы
Радик Юльякшин, ягъни Элвин Грей турындагы кызыклы фактларны tatar_estrada телеграм каналында барлаганнар.
- Җырчы елак бала булган. Әнисе сөйләвенчә, бер яшенә кадәр көн-төн елаган.
- Әнисе улына Радмир исеме кушмакчы булган. Әмма әтисе балалар табу йортына «Радик» дип яздыртып, туу турында таныклык алып килгән.
- Радик - әтисе кебек үк балта остасы. Мәктәпне тәмамлагач, мәктәп директоры аны хезмәт укытучысы итеп эшкә чакырган.
- Рдикка сакал-мыек бөтенләй дә үсми һәм аның бер дә кырынганы булмаган.
- Тәүге иномаркасы – Ауди А3.
- Караокедагы яраткан җыры – «Белые розы».
- Яраткан җимешләре – ананас һәм манго икән.