Элвин Грей тәхәллүсе белән чыгыш ясаучы Радик Юльякшин хәләл җефетенә багышлап яңа җыр яздырган. Ул «Рәхмәт» дип атала.
Яңа җырны яшьләр дә, әбиләр дә яратып кабул иткән. Радикны премьера белән котлаганнар, аның текә җырчы булуы һәм иҗатын яратулары турында да язганнар.
Җырчының матур тавышына, хатынына «рәхмәт» әйтә белүенә, җыр сайлый белүенә сокланучылар да табылган.