Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Хәзер ярты Башкортстан бензин алып киләчәк» – Элвин Грей машинасы юлда туктап калган

news_top_970_100
«Хәзер ярты Башкортстан бензин алып киләчәк» – Элвин Грей машинасы юлда туктап калган
"Татар-информ" архивы

Элвин Грей тәхәллүсен йөртүче җырчы Радик Юльякшин Башкортстанның Сибай шәһәренә барганда, машинасының бензины бетеп, юлда калган. Җырчы вакытын бушка уздырмый, махсус чара белән машинасының тәрәзәләрен юа.

«Шулай да була икән. Юлда заправка булыр дип уйлап бардым, ә заправка юк. Бензин бетте. Семен (администраторы – ИТ) күрше районга бензинга китте. Ә мин менә тәрәзәләр юам. Дуслар, машинагызга вакытында бензин салыгыз», – дип сөйли җырчы Телеграм каналында куйган видеода.

«Хәзер ярты Башкортстан бензин алып киләчәк», – дип шаяртучыга «мин чыктым инде килергә» дип язган берәү.

«Машина йөртүчеләр шаккатыр инде, аларны Элвин Грей үзе туктатса», – дип комментарий калдырган икенчесе.

Җырчының язылучыларының күпчелеге Семенның тизрәк бензин алып килүен һәм хәерле юл теләгән.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100