Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Радик Юльякшин Данир Сабировка ни өчен тиле дип әйткән?

news_top_970_100
Радик Юльякшин Данир Сабировка ни өчен тиле дип әйткән?
"Татар-информ" архивы

Юмор остасы Данир Сабиров  Элвин Грей тәхәллүсе белән чыгыш ясаучы Радик Юльякшинның концертына барган. Данир Сабиров сәхнәгә үзенчәлекле бүләк тапшырырга менде. Бу турыда видео социаль челтәрләрдә чыкты.

Сүзен русча башлаган юморист татарча дәвам итте.

«Татарча сөйлим әле, чөнки минем русча сөйләшүем синең татарча сөйләшүең кебек. Менә мин Инзиләне (Элвин Грейның хатыны) күрдем, тик бернинди дә үзгәреш сизмәдем», – дип шаяртты ул.

«Бу юнәлештә эшлибез», – диде Юльякшин.

Аның «Миңа мөрәҗәгать итә аласың, булышам» дип әйтүенә Радик Юльякшин «тиле» диде. Ә Данир шаяруын дәвам итеп: «Тиле түгел, ә чын дус. Ә дус бәлада үзеңне генә калдырмый», – диде.

Шулай итеп, пародия остасы стимул булсын өчен Элвин Грейга дәүләтнеке булмаган «Данирский капитал»га сертификат тапшырды. Әгәр дә яшь гаиләнең бер баласы туса, Миләүшә белән Данир Сабировлар 50 мең бирәчәк, ә игезәкләр туган очракта – 100 мең, өч игезәк -150, 4 игезәккә – 200 мең.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100