Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Радик Юльякшин белән танышкач, хатыны нәрсә уйлаган?

news_top_970_100
Радик Юльякшин белән танышкач, хатыны нәрсә уйлаган?
социаль челтәрләр

«Бу нигә минем арттан йөри?»  Радик Юльякшинның тормыш иптәше Инзилә җырчы белән танышкач та әнә шундый уйларда булган. Бу хакта ул «Туган тел» телеканалындагы «Сер итеп кенә» тапшыруы алып баручысы Роза Хәйруллинага бер концертның сәхнә артында сөйләгән. Инде кабынып килүче «йолдыз»ның үзенә – гап-гади кызга игътибар күрсәтүе Инзиләне чын-чынлап аптырашта калдырган. 

«Радикны беренче тапкыр күргәч нәрсә кичердең, Инзилә? Йөрәгең дөп-дөп килә башладымы?» – дип сораган аннан алып баручы.

«Баштарак «нигә бу минем арттан йөри» дигән уйлар булгандыр. Мин оялчан кыз булганга, аның белән сөйләшергә уңайсызлана идем. «Аның тирәсендә һәрвакыт шундый күп кызлар, нигә минем белән сөйләшә икән, нәрсә кирәк икән аңа миннән?» – дип уйлый идем. Кабат, якыннан аралаша башлагач, мин Радикның җиңел, әйбәт, акыллы егет икәнен аңладым. Социаль челтәрләр, сәхнә-экраннарда ул башкача күренә бит», – дигән Инзилә. 

«Димәк, Радик сәхнәдә – эрерәк, ә тормышта чын, гади Радик Юльякшин?» – дигән Роза.

«Әйе, дөп-дөрес», –  дип килешкән Инзилә. 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100