Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Радик Юльякшиннан яңа мода: ике төрле балаклы ыштан

Җырчы Зөфәр Хәйретдиновның юбилей концертында яңа образын тәкъдим итте.

news_top_970_100
Радик Юльякшиннан яңа мода: ике төрле балаклы ыштан
Рамил Гали

Зөфәр Хәйретдиновның юбилей концертында Радик Юльякшин — Элвин Грей да чыгыш ясады. Ул яңа сулыш «өрелгән» «Салкын чәй» җырын башкарды.

Тамашачыларны Башкортстанның атказанган артистының яңа образы җәлеп итте.

«Бу егетнең үзен дә, киемнәрен дә аңлап бетермим», «Җырчы белми киенмәс, яңа мода инде бу», — дип пышылдашты алар. Янымда утырган гаилә пары бу уңайдан әңгәмә дә корып алды:

-Карале, минем ыштанның гел бер ягының гына тезе туза бит. Ике төстәге ыштанның балакларын кушып, миңа модалы ыштан тегеп бирә аласың икән.

- Кая киясең аны?

-Эшкә киям. Әмма ачык төстәге ыштаннар ала башларга кирәк, алардан матуррак килеп чыгачак.

-Юләрләнмә инде, ыштан тегеп утырам хәзер. Тиздән ул ике төрле балаклы ыштаннар сатуга чыгачак инде.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100