Радик Юльякшинга Татарстанның атказанган артисты исеме бирелерме?
Җырчының продюсеры Александр Слюсаренконың фикере мондый:
- Эш шунда, Радик башкорт эстрадасында 11 яшьтән бирле кайный. Ул башкорт сәхнәсендә 12-13 яшьтән билгеле. Ә татар эстрадасында исә ике елдан аз гына артык. Шуңа күрә “өстәгеләргә” Татарстанның атказанган артисты исемен кайчан бирергә икәне күренәрәк төшәдер. Без моңа өметләнәбез”, - диде продюсер.
- Радик Юльякшин Башкортстанның атказанган артисты исемен йөртә.