Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Радик Юльякшин, Ришат Төхвәтуллин кебек бии алмыйча, тамашачыларны көлдергән

Бию ярышында Ришат Төхвәтуллин җиңеп чыккан.

news_top_970_100
Радик Юльякшин, Ришат Төхвәтуллин кебек бии алмыйча, тамашачыларны көлдергән

Радик Юльякшин Ришат Төхвәтуллинга «гадирәк бию» күрсәтергә кушкан. Ришат биеп күрсәтә, Радик аның хәрәкәтен бөтенләй кабатлый алмый. Ул үзенең җиңелгәнен аңлый, Ришатка баш ия.

Тамашачылар бу «баттл»га карата төрле фикерләр белдергән.

«Элвин Грей чыгуы могҗиза кебек булды»;

«Вәт кызык күрсәтте Ришат. Ә Радикка „слабо“мы?»

«Шәп егетләр»;

«Ришат, син Радикның башын катырма, аның өйләнәсе бар әле», — дип язган берсе, күрәсең, Радиның яңа гына өйләнгәнен әйтәсе килгән.

«Радик — агач».

«Ришат шәп бии. Гәрәй бик кыймылдый алмый әле. Өйрәнергә тырышкач, булыр».

«Ояты ни тора. Башкорт егете бии дә белми».

«Радикка тагын алай итеп биергә, сикерә генә белә ул».

«Сезгә тискәрене язарга гына булсын, сезнең балаларыгыз шундый тусалар?» — дип кисәткән тагын берсе.

Тамашачылар язуынча, концертта аппаратура да начар эшләгән, вентиляция дә эшләмәгән. «Бу бөркү һавада ничек җырлыйсың дип кызганып утырдым. Рәхмәт, бик матур ял итеп кайттык. Костюмнар соклангыч, тавыш искитмәле», — дип яза тамашачылар.

Берсе исә «Мандарин» җырын Алия җырламасын дип, Алия Карачуринага бәйләнгән. «Сәхнә өчен түгел ул кыз», дигән ул. Аңа: «Сездән сорарга оныткан», — дип җаваплаганнар.

«О-о, баҗалар!» — дип язган берсе, җырчыларның икесе дә элек Гөлназ Асаева белән очрашты дигән сүзне искә төшереп.

«Акыллым, Радик синең юлдашың түгел», — дигән «акыллы» киңәш бирүчеләр дә бар. «Иң мөһиме - дошманнар булмасыннар», — дип җавап биргәннәр ул кешегә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100