Радик Юльякшин авыруы турында: “Колак хәзер икенче төрле ишетә, әмма мондый колак белән дә яшәргә була”
“Татар-информ” уздырган мтабугат конференциясенә килгәч, Радик Юльякшин үзенең хәле турында сөйләде.
Радик Юльякшин акустик травма алып, колагы ишетми башлау сәбәпле, күп шәһәрләрдәге көзге гастроль концертларын өзәргә мәҗбүр булды.
- Акустик травма – күп тапкырлар яки берьюлы каты бәргән тавыш нәтиҗәсендә эчке колакның зарарлануы.
– Колагым начар ишетә әле, дәваланам. Әле сәхнәгә чыккан юк, шуңа концертларда ничек булыр - әйтә алмыйм. Барысы да әйбәт булыр дип ышанам. Әмма колак хәзер икенче төрле ишетә. Әмма мондый колак белән яшәп була, - диде Элвин Грей.
- Быел 24 сентябрь көнне Элвин Грей авыр хәлдә хастаханәгә эләккән иде. Өч көннән аның диагнозы билгеле булды - акустик травма. Шул вакыттан бирле Элвин дәвалана, ул безнең илдә дә, Германиядә дә табибларга мөрәҗәгать иткән.