"Радик та, Ришат та түгел": Гөлназ Асаева инде бер ел башка егет белән йөри
Җырчы тискәре комментарийлар сорап язган.
Җырчы Гөлназ Асаева инстаграмга чираттагы фотосын куйды.
«Әй, шул нәрсәне, матур итеп фотога төшеп булмый микән, ужас, кыз кешегә бер дә килешми», дигән комментлар көтәм сезнең тарафтан. Хәлләрегез яхшыдыр бит? Бу эш, уку белән сезнең белән аралашырга да вакыт юк», дип яза Гөлназ.
Инстачылар егетнең исемен Альберт, үзе эшмәкәр дип язалар. Гөлназ аның белән очрашып йөри дип фаразлыйлар. «Алар күптән бергә инде. Бер ел, тәгаен! Гөлназ „егетем юк“ дип баш катырып кына йөри. Радик та, Ришат та түгел. Нәкъ менә шушы егет аныкы», дип язалар.
Гаепләп язучылар табылган. «Матур итеп елмаеп булмый мыни», «Үзе матур кешегә ничек кыланса да ярый», «Абау, бер дә килешми», дип Гөлназ сораган тискәре комментларны язып калдырганнар.
Тик күпчелеге «Сезне нинди генә кыяфәттә дә яратабыз», диләр.