Радик Сәләхов Бөтендөнья күчмә халыклар уеннарында иң көчлесе статусын раслады
Бүген Чолпон-Ата шәһәренең Физкультура-савыктыру комплексында «көрәш» бәйгесе узды. Радик Сәлахов абсолют авырлык категориясендә җиңүче булды, шуның белән ул Бөтендөнья күчмә халыклар уеннарында иң көчле статусын раслады. Бу турыда Татарстан Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итте.
Беренче тапкыр бу дисциплинада беренче урынны ул уеннарда 2024 елда яулаган иде. 5 сентябрьгә Россия җыелма командасының 6 алтын медале бар, шуларның 5сен Татарстан спортчылары яулады.
Иртәгә Чолпон-Ата шәһәрендә 2026 елгы Бөтендөнья күчмә халыклар уеннарын ябу тантанасы узачак, анда уеннарның бер символы - көөкөрне Россиягә, киләсе 2028 елгы Бөтендөнья күчмә халыклар уеннары узачак Татарстан Республикасына тапшырачаклар. Тантанада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашачак.
- Көөкөр - ул традицион күн фляга, кыргызларның көнкүреш әйбере. Аны кымыз, әйрән һәм чалапны күчереп йөртү өчен файдаланганнар. Бу көнкүреш предметы гына түгел, ә гамәли функцияне тирән символик мәгънә белән берләштергән кыргыз мәдәни традициясенең мөһим элементы да.
Видео: max.ru/rustamminnikhanov