Рәдиф Кашапов: «Әдәби фест»та кайбер чараларның кайтавазы да күренәчәк»
9-11 октябрьдә Татарстан Республикасы Язучылар берлеге татар әдәбиятына багышланган «Әдәби фест» фестивален оештыра. Моның хакта тулырак «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында сөйләштек.
«Кем тели – барыгыз да килегез»
Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Ильяс Фәрхуллин «Әдәби фест» фестиваленең беренче тапкыр үтүе турында әйтте.
«Әдәби фест» — 3 көнлек фестиваль оештыру нияте белән булдырылган чара. Ул беренче тапкыр үтә, дәвамлы булсын иде, дип әйтәсе килә. Бәлки, киләчәктә 2-3 елга бер үтә торган фестиваль форматында калыр. Тәүге тапкыр үтүенә карамастан, анда әдәбиятка кагылышлы яңалыклар да күрергә мөмкин булачак. Гомуми нәрсә булачагына килгәндә, әдәби маркет, лекторий зонасы – уку-укыту, мәгърифәтчелек эшчәнелеге алып барылачак, балалар мәйданчыгы булуы көтелә. Чарага балалар белән килгән очракта, сабыегызны шул мәйданчыкта калдырып, курыкмыйча ял итә алачаксыз», – диде ул.
Ильяс Фәрхуллин сүзләренчә, бу фестивальдә ике язучыга – Хәсән Туфан һәм Фатих Әмирханга багышланган 2 документаль фильм күрсәтеләчәк. Шулай ук, 2 көн дәвамында иммерсив спектакль да тәкъдим ителәчәк. Аның нигезендә Габдулла Тукай шигъриятенә кагылышлы 7 кыска өзек күрсәтеләчәк.
«Безнең маркет зонасында китап алышу зонасы булачак. һәркем үз китабын алып килә ала һәм анда булган үзенә кызыклы китапны алып китә ала. Әдәби-музыкаль чараларга килгәндә, беренче көнне – «Багышлау» дигән концерт, ә якшәмбе көнне кичен әлеге фестивальнең гала-концерты узачак, чараның исеме – «Кабатланачак моңлы кичә», аның Мөдәррис Әгъләмнең шигыренә нигезләнгәнен аңлагансыздыр. Фестиваль фәлән-фәлән яшьтәге кешеләр өчен уздырыла дия алмыйм, кем тели – барыгыз да килегез», – диде «Әдәби фест» фестиваленең авторы һәм сәнгать җитәкчесе.
Ильяс Фәрхуллин
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
«Әдәби фест»ка берничә яраткан китабымны алып киләчәкмен»
Бөтендөнья татар яшьләре форумы – әлеге фестивальнең төп партнеры. Моның хакта тулырак Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов сөйләде.
«Бөтендөнья татар яшьләр форумы әлеге чарада төп партнер, Ильяс Фәрхуллин белән оештыру мәсьәләләрендә бик актив катнашабыз. Безнең форумның яшьләре әлеге көннәрдә тулысынча шушы фестивальгә әзерләнә. Ильяс әйтеп киткәнчә, фестиваль кысаларында төрле зоналар була. Үземнең мәктәп еллары искә төште: инглиз телендә китаплар укый идек һәм 10 көн саен «буккроссинг» форматы уза иде. Һәрбер кеше китапханәгә төшеп, үз китабын, хәтта анда исемен дә язып калдыра торган булды. Аның урынына башка китап ала иде. Миңа бу формат бик кызыклы, үзем оештыручы булсам да, «Әдәби фест»ка берничә яраткан китабымны алып киләчәкмен», – диде ул.
Райнур Хәсәнов сүзләренчә, маркетта 20гә якын катнашучы булачак.
«Әдәби маркетта матур открыткалар, китаплар, киемнәр сатылачак. Китапларның бәяләренә килгәндә, алар, гадәттә, югарырак була. Ялгышмасам, Ләйлә Лерон әйтмешли, бу – миллилек салымы. Сатучылар арасында «Үз телем» грантында җиңүчеләр дә булачак. Фестивальдә әдәбият, мәдәният, сәнгать, тарих темалары белән бәйле «Ачык университет» лекториясе 3 көн дәвам итәчәк, бу программаны Татар китабы йорты мөдире төзеде. Анда күп кенә кызыклы лекторлар катнашачак», – диде ул.
Райнур Хәсәнов
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
«Форматына килгәндә, кичә «нон-стоп» форматында барачак»
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Композиторлар берлеге рәисе Ильяс Камал фестивальдә кунакларны нинди музыкаль программа көтүе турында сөйләде.
«Фестивальнең беренче көнендә матур концерт көтелә. Мин 11 октябрьдә Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә узачак концерт өчен җаваплы. Бу бик кызыклы формат булачак. Әдәби-музыкаль кичәдә оркестр белән язучыларыбыз, композиторларның әсәрләренә шигырьләрен укыячак. Бу – Язучылар берлеге белән беренче хезмәттәшлегебез түгел. Узган ел «Сүздән моң туа» дигән кызыклы проект башлап җибәргән идек, бу кичә – мантыйк ягыннан аның дәвамы дип әйтсәк тә була», – диде ул.
Ильяс Камал сүзләренчә, бу чарада бүгенге көндә иҗат иткән композиторларның әсәрләре шагыйрьләрнең иҗаты белән тоташа. Анда Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары, язучылар катнашачак.
«Форматына килгәндә, кичә «нон-стоп» форматында барачак. Алып баручы булмаячак, шигырьдән композицияләргә күчеп, спектакль рәвешендә оештырылачак», – диде ул.
Ильяс Камал
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
«Багышлау» шигырь сөюче, аны яратып башкаручы катнашучылардан торачак»
«Багышлау» әдәби кичәсенең режиссеры Ләйсән Миңнәхмәтова концертта ниләр көтеләчәген әйтте.
«9 октябрьдә Милли китапханәдә әдәби-музыкаль кичә оештырабыз. Ул юкка гына «Багышлау» дип аталмый. Аны шигърияткә, татар теленә багышлыйбыз. Кичәдә әкиятләр, җырлар бергә үрелеп барачак. Ул бик матур булыр дип ышанып калам, чөнки анда барыбызга да таныш булган шагыйрьләр – Габдулла Тукай, Дәрдемәнд, Хәсән Туфан, Һади Такташ һәм башкаларның иҗат җимешләре яңгыраячак. Шулай ук соңыннан яшь татар шагыйрьләренең шигырьләрен дә ишетеп булачак», – диде ул.
Ләйсән Миңнәхмәтова сүзләренчә, чарада Камал театрыннан – Илдус Әхмәтҗанов, Фәнис Җиһанша катнашачак. Әкият курчак театры «Камыр батыр» спектакленең өзеген күрсәтәчәк, анда Юрий Чуктиев һәм Фәнзилә Сабирова уйнаячак. Шулай ук, Кариев театрыннан бик күп яшь артистлар катнашуы көтелә.
«Кичә шигырь сөюче, аны яратып башкаручы катнашучылардан торачак. Кыска гына вакытлы концерт булса да, барысы да бик матур узачак дип уйлыйм. Һәммәгезне көтеп калабыз», – диде ул.
Ләйсән Миңнәхмәтова
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
«Без бу фильмны үгет-нәсыйхәт форматында күрсәтәчәкбездер»
«Реальное время» интернет газетасының баш мөхәррир урынбасары Рәдиф Кашапов «Әдәби фест»та беренче тапкыр күрсәтеләчәк документаль фильмнар турында сөйләп үтте.
«Ильяс Фәрхуллинның бу фестивале юкка гына барлыкка килмәгән. Ул 2025 елда ук Язучылар берлеге бинасында күп чаралар үткәрә иде, мин туристларны бу бинага, ниһаять, керә аласыз, дип шунда алып бара идем.
«Әдәби фест»та кайбер чараларның кайтавазы да күренәчәк, ул болай гына «туган» әйбер түгел. Ялгышмасам, бу проект 2 фильмнан гына тормый. Быел Язучылар берлеге фильм төшерергә дип мөрәҗәгать итте, бу эштә безгә Мәдәният министрлыгы да ярдәм күрсәтте. Бу 2 фильмны ябык «показлар» форматында тикшереп карадык.
Быел Фатих Әмирханның 140 еллыгы. Минем өчен ул – күпкырлы шәхес, чөнки ул – публицист та, язучы да, җәмәгать эшлеклесе дә. Хәзерге заманда аның кебек бертуктаусыз хәрәкәттә булган яшьләр күбрәк булса, бик шат булыр идем. Минемчә, без бу фильмны үгет-нәсыйхәт форматында күрсәтәчәкбездер. Һәрбер татар фильмының күрсәтелүе, теләсә кайсы документаль фильм кебек, аның кабат кайчан күрсәтеләчәге билгесез. Без аны «Татаркино»га да тапшырачакбыз. Бәлки, аны мәктәпләрдә дә күрсәтерләр, чөнки мин аны дәрес вакытына туры китереп эшләргә тырыштым, ул 41 минут дәвам итә.
Рәдиф Кашапов сүзләренчә, яшьләрнең китап укымавы, әсәрләрнең форматы башка булуга бәйледер.
«Лекторийны Айдар Шәйхин, Луиза Янсуар һәм Ландыш Әбүдарова төзеде. Аларның теләге – заманча әдәбият турында сөйләшү. Алар хәзерге әдәбият яшьләр кулында, ди», – диде Рәдиф Кашапов.
Рәдиф Кашапов
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали