
«Чынбарлык булу өчен артык илаһи – ике халык шагыйре таган атындыра. Рәдиф Гаташ! Марсель Галиев!
Йөрәк сөялем янәшәмдә – Йолдыз Миңнуллина. Бүгенгенең иң гаҗәеп режиссеры видео төшерә. Гөлчәчәк Шәйхетдинова», – дип язган социаль челтәрдәге сәхифәсендә шагыйрә Эльмира Җәлилова.
«Нинди матур кешеләр җыелган», «Аһ, кар шуңа яудымыни ул бүген? Бу гүзәллеккә фон булыр өчен?», «Мондый бәхет һәркемгә дә эләкми», – дип сокланган шагыйрәнең язылучылары.
«Асыл егетләр белән!» дип язучыга «Мәҗнүннәр» дияр идем», – дип җавап биргән Эльмира Җәлилова.
Шагыйрә алдагы комментарийларга да җавап биргән.
– Француженка кебек…
– Мин үзем дә Рәсәйдә нишләп йөрүемне аңлый алмыйм.
– Ә болай да була идемени, диясе килә….
– Белмим, мөгаен, бу – бәхеттер.
– Ә син аңа шундый итеп карыйсың...
– Соң ул бит – минем мәңгелек музам.