Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рәдиф Җамалетдинов: «Залда безнең мәдәниятебезнең киләчәге утыра»

Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында яшь шагыйрьләр һәм язучыларның «Илһам» Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.

news_top_970_100

Фото: © «Татар – информ» Абдул Фархан

Конкурс драматургия, проза, поэзия һәм журналистика номинацияләрендә төп 3 яшь категориясендә: бишенчедән алып унберенче сыйныфка кадәр мәктәп укучылары өчен үткәрелде. Татар әдәбиятының киләчәге булган яшь сәләтле укучылар барысы да дипломнарга һәм истәлекле бүләкләргә ия булдылар.

Җиңүчеләрне институт директоры Рәдиф Җамалетдинов сәламләде. «Апрель – безнең барыбыз өчен дә бәйрәмнәр ае. Безнең институтыбызда бу атнада да, үткән атнада да үзенчәлекле чаралар үтте. Бүген исә Татарстан Республикасы фән һәм мәгариф министрлыгы, Язучылар берлеге белән берлектә уздырылган «Илһам» яшь язучылар конкурсына нәтиҗәләр ясыйбыз. Залда безнең мәдәниятебезнең киләчәге утыра, чөнки чынлап та без сезгә зур өметләр баглыйбыз. Мәктәп елларыннан башланган каләм тибрәтүегезне һәм чын-чынлап тел, сәнгать һәм әдәбият проблемалары белән кызыксынуыгызны сезнең язмаларыгызда күрдек. Бик үзенчәлекле, матур эшләр җибәргәнсез», – диде ул.

Шулай ук ул «Илһам» конкурсында катнашучыларның саны быел тагын да артуын, географиянең киңәюен ассызыклап үтте һәм җиңүчеләрне Казан федераль университетына укырга керергә чакырды.

Фото: © «Татар – информ» Абдул Фархан

Җиңүчеләрне тантаналы рәвештә бүләкләү чарасында укучыларны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Шәрипов, Татарстан Язучылар берлеге рәисе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла, Татарстан Язучылар берлегенең әдәби консультанты, халык шагыйре Газинур Морат котлады.

Бәйгенең жюри рәисе, филология фәннәре докторы, татар әдәбияте кафедрасы профессоры Ләйлә Минһаҗева Ватанны Саклаучылар елында укучыларның эшләре арасында патриотизм темасына караган, туган илне ярату белән сугарылган әсәрләрне күрү күңелләренә якын булуын ассызыклап үтте. «Быел конкурска 680 эш кабул иттек, шуларның 300н икенче турга үткәрдек. Сезнең һәрберегезгә мәгълүм, икенче турда без монда килгән һәр бала белән очрашып, сөйләшеп, аларның талантларын ачарга омтылдык», – диде Ләйлә Минһаҗева.

Фото: © «Татар – информ» Абдул Фархан

Төрле номинацияләрнең җиңүчеләрен билгеләү белән беррәттән, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студентлары тамашачыларны гаҗәеп матур чыгышлары белән дә сөендерделәр, залда татарча милли мохит булдырдылар. «Илһам» конкурсы җиңүчеләренә Академик А.Е.Букетов исемендәге Караганда университеты мөгәллимнәре казах телендә җыр бүләк итте һәм иҗади уңышлар теләде.

Фото: © «Татар – информ» Абдул Фархан

Жанрлар буенча 3 урын алучыларны филология фәннәре докторы, татар әдәбияты кафедрасы мөдире Флера Сәйфуллина котлады.

«Бер яктан, бу конкурс – балалар өчен һәм укытучылар өчен бер сынау да кебек. Икенче яктан, бу – дәрес. Икенче турда балалар белән аралашкан вакытта, без, жюри әгъзалары, аларның эшләрен бәяләүдән тыш, аларга киңәшләр бирдек һәм киләчәктә нинди юнәлештә эшләүнең асылын да өйрәттек. Бүгенге мастер-класслар сезгә киләчәктә тагын да уңышлы, нәтиҗәле эшләү өчен файдалы чара булыр дип кабул итәм. Әлбәттә, иң башта сезне тәбрик итү белән бергә укытучыларыгызга, әти-әниләрегезгә шушындый балалар үстергәннәре, аларга канат биреп, өмет салып, шушындый чараларда катнаштырулары өчен ихлас рәхмәтләребез. Сезнең алда баш иябез һәм тагын да олы уңышлар телибез!» – диде ул.

Фото: © «Татар – информ» Абдул Фархан

«Илһам» Бөтенроссия конкурсының гран – при иясе исеменә Актаныш районы «Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе»нең 10 сыйныф укучысы Нуриева Ләйлә лаек булды.

«Мин бүген үземнең иң татлы хыялымны чынга ашырдым. «Илһам» бәйгесендә минем урыннарым коллекциясе тулды: беренче, икенче, өченче һәм гран-при. Барыгызга да зур рәхмәт!» – дип бүлеште үзенең хис-кичерешләре белән Ләйлә.

Фото: © «Татар – информ» Абдул Фархан

«Илһам» яшь шагыйрьләр һәм язучылар конкурсы җиңүчеләре белән беррәттән Россия халыкларының туган телләре һәм әдәбиятлары буенча мәктәп укучыларының Федераль олимпиада җиңүчеләре дә бүләкләнде. Бу олимпиада Казан Федераль Университетында, Россиянең башка уку йортлары белән берлектә һәм Федерация Советының Фән, мәгариф һәм мәдәният буенча комитеты ярдәме белән 4 тапкыр үткәрелде. Олмпиаданың беренче этабы читтән торып узды – анда Татарстаннан һәм Россиянең чит төбәкләреннән 636 мәктәп укучысы катнашкан. Шулар арасында 70 укучы РФның башка төбәкләреннән – Башкортстан, Удмуртия, Марий Эл, Хакасия, Тыва республикаларыннан; Төмән, Киров, Оренбург, Пермь өлкәләреннән иде.

Фото: © «Татар – информ» Абдул Фархан

«Ел дәвамында үткәрелгән туган телләр буенча төньяк-көнчыгыш олимпиадасында татар теленнән быел 600 кеше катнашты. Олимпиада төрле телләр буенча үткәрелә. Тәүге олимпиадада – 8, икенче елны – 16, өченче елны – 36, ә быел исә укучылар – 54 тел буенча олимпиада биремнәре эшләде. Бу олимпиадада җиңүчеләр, призлы урын алучылар 11 сыйныфны тәмамлап укырга кергәндә, теге яки бу фәннән 100 балл алу мөмкинлегенә ия була. Җәмгыять белеме, яки рус теле, яки татар теленнән», – диде КФУның Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Мирзаһитов.

Аның әйтүенчә, укучылар үзләре сайлаган юнәлешкә керүләренә карап аларга шушы баллар биреләчәк. «Тик 100 балл алу өчен 10-11 сыйныфларда олимпиадада урын яуларга кирәк, 8-9 сыйныфлар бары тик әзерлек этабы гына булып тора. Шуңа күрә, 8-9 сыйныфларны алдагы елларда да олимпиадада катнашырга чакырабыз, ә 10-11 сыйныф укучылары безнең студентлар булырлар дип көтеп калабыз», – дип котлады ул җиңүчеләрне.

Фото: © «Татар – информ» Абдул Фархан

Бүләкләү тантанасы "Бәйрәм" ансамбле белән бергә "Туган тел" җырын җырлау белән тәмамланды.

Фото: © «Татар – информ» Абдул Фархан

Чарадан соң драматургия номинациясендә 3 урынны яулаган «Алабирде урта гомуми белем бирү мәктәбе»нең 10 сыйныф укучысы Заһидуллина Алия белән әңгәмә кордым.

Алия, «Илһам» конкурсында ничәнче тапкыр катнашасың?

Быел өченче тапкыр катнашам. Беренче елны поэзия номинациясендә катнаштым, тик ул вакытта мин бернинди урын алмадым. Икенче һәм өченче тапкырларда драматургия номинациясендә катнашып, 2 һәм 3 урыннарга лаек булдым.

Икенче елга да бу конкурста катнашырга уйлыйсыңмы?

Әйе, Аллаһ бирса катнашырга уйлыйм.

Бүген 3 урынга лаек булган әсәрең өстендә озак эшләдеңме?

Озак дип әйтеп тә булмый, ике атна чамасы язганмындыр. Мин аны «Карнавальная ночь» фильмына нигезләнеп иҗат иттем. Әзер булгач, без, укучылар, аны мәктәптә Яңа ел бәйрәмендә сәхнәләштердек.

Драма әсәреңнең сюжеты белән таныштырып кит әле.

Монда усал, иске карашлы укытучы Яңа ел бәйрәмен мәктәптә үткәрүгә каршы чыга. Үткәрсәк тә, мәктәп формасыннан килеп, берничә җыр һәм шигырь белән генә булсын ди ул. Балаларның исә, шоу-маскарадлар белән, шау-гөр килеп бәйрәм үткәрәселәре килә. Яңа ел алдыннан бу усал укытучыны бүләкләү тантанасына чакырып алалар. Укытучы киткәч, балалар үзләре теләгән бәйрәм оештыралар. Укытучы моны кайтып күргәч балаларны мактый гына, алар белән горурлана.

Укучылар, укытучылар һәм бәйрәмгә килгән кунаклар ошаттымы соң бу драма әсәрен?

Әйе, ошаттылар, күп итеп мактау сүзләре дә ишеттем. Барлык укучылар теләп катнашты, бәйрәмнән соң барыбызда да бары тик уңай тәэсирләр калды.

Эшеңне тулысынча үзең генә башкарып чыктыңмы?

Әсәрне үзем яздым, тик укытучым Ландыш Ринатовна да ярдәм кулы сузды, үзенең төпле киңәшләрен бирде.

Татар теленнән тагын башка конкурсларда катнашканың бармы?

Башлангыч мәктәптән башлап татар теленнән мәктәп олимпиадасында катнашам. Үзебезнең районда һәрвакыт йә призлы урынга, йә җиңүче исеменә лаек булам. Шулай ук әдәбияттан да олимпиадада катнашам, 2023 елда Республика этабында хәтта призлы урынга да лаек булган идем.

Киләсе елда чыгарылыш имтиханнарын кайсы фәннәрдән бирәсеңне сайладыңмы әле? Кая укырга керергә планлаштырасың?

Минем КФУга «Реклама» юнәлешенә керәсем килә. Аның өчен информатика, җәмгыять белеме, рус теле һәм математикадан иимтиханнар тапшырасы була.

Мәктәпне бетереп, институтка кергәч тә, иҗат белән шөгыльләнүеңне дәвам итәчәксеңме соң?

Юк, дәвам итмәм дип уйлыйм.

Син укыган мәктәптә татар теле атнага ничә дәрес керә?

Татар теле белән әдәбият атнага нибары 3 тапкыр гына керә. Дөрсен генә әйткәндә, бу коточкыч аз.

Ә мәктәптәге укучылар татарча сөйләшәме соң?

Әйе, укучылар татарча сөйләшә, тик арада рус телендә аралашучылар да бар, бу күбрәк башлангыч сыйныфлар инде.

Мәктәптәге чаралар нинди телдә алып уздырыла?

Безнең мәктәптә берничә рус баласы да укый, шуңа күрә чаралар, гадәттә, ике – татар һәм рус телендә алып барыла. Күбрәк, әлбәттә, татар телендә инде. Күптән түгел мәктәптә инглиз теле көне булды, шул уңайдан бәйрәм гомумән чит телдә уздырылды.

Синең фикереңчә, татар телен үстерү өчен нишләргә кирәк?

Минемчә, беренчедән, татар телендә сөйләшергә. Икенчедән, татар телле чараларга, бигрәк тә театрларга барырга кирәк. Бу телне ныгыту өчен дә, рухи яктан баю өчен дә файдалы була дип уйлыйм.

Рәхмәт, Алия! Уңышлар сиңа!

Фото: © Алия Заһидуллина

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100