Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рада депутаты Украинаның Кытай белән сугышырга әзер булуын әйткән

news_top_970_100

Кытай Халык Республикасының Тышкы эшләр министрлыгы рәсми вәкиле Мао Нин Украина Югары Радасы депутаты Алексей Гончаренконың Украинаның АКШ ягында Кытай белән сугышырга әзер булуы турындагы сүзләренә аңлатма бирде. Бу хакта «Российская газета» яза.

«Украина кризисы безгә яхшы сабак бирде: блоклы конфронтация иминлек тәэмин итә алмый», – дигән Кытай дипломаты.

Мао Нин әйтүенчә, җаваплы зур держава буларак, Кытай Украина кризисын сәяси җайга салу буенча үз көчен дәвам итәчәк.

Баштарак депутат Алексей Гончаренко Украина халкы исеменнән, Иран, Кытай яки Кытай Халык-Демократик Республикасы белән сугышырга әзер булуны әйткән иде. Шулай ук ул, Украинага кем белән сугышуның аермасы юк, иң мөһиме АКШ ягында булу, дигән булган.

Россия Президенты Владимир Путин хәзерге Киев режимын үзенең милли мәнфәгатьләре борчымавын, ул башка илләрнең мәнфәгатьләрен якларга әзер булуын әйтте. Путин сүзләренчә, Көнбатыш илләре Украинаны полигон буларак куллана.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100