news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Рабит Батулланың уллары аның яшьлектәге хыялын тормышка ашырган

news_top
Рабит Батулланың уллары аның яшьлектәге хыялын тормышка ашырган

Рабит Батулланың яшьлектәге хыялы чынга ашкан. Аның уллары – Байбуллат белән Нурбәк – әтиләрен вертолетның алдагы утыргычына утыртып, күккә алып менгән. Егетләр бу күренешне видеога төшереп барган.

Байбулат әтисе Рабит Батуллага «Ялкын» журналының «Сора-у» тапшыруында: «Тормышыңдагы иң зур хыялың чынга аштымы?» – дигән сорау бирә. Рабит ага: «Очучы булырга хыялланган идем. Күзем зәгыйфь булды. Аны (хыялны) «забраковали», – дип җавап кайтара.

«Очып карар идеңме хәзер?» – дип янәдән сорый Байбулат. «Очып карар идем», – ди Рабит Батулла. Һәм видеоның икенче өлешендә Рабит Батулланың уллары белән очкыч янына барулары, аңа утырып, биеклеккә, Казан шәһәре өстенә күтәрелүләре күренә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар