Раббәнә догасы турында Буа мәдрәсәсе җитәкчесе урынбасары, Буаның «Әниләр» мәчете имамы, мәктәптә тарих, җәмгыять белеме, биология, география укытучысы Марсель хәзрәт Кәримов аңлатты.
«Раббәнә әтинә фиддүнйә хәсәнәтәү вә фил әхыйрати хәсәнәтәү вә кыйнә гәзәбәннәр»
«Йә Раббым! Бу дөньяда да барлык нигъмәт-хәсәнәтләреңне, бәхет-сәгадәтләреңне бир. Йә Раббым, тормышыма бәракәт бир. Киләсе дөньяда да нигъмәт-хәсәнәтләреңне, ягъни җәннәтне бир һәм мине ут газабыннан коткар»
Бу дога Бакара сүрәсенең 201 нче аяте.
«Аларның кайберләре исә: «И, Раббыбыз! Безгә дөньяда да [нигъмәт, җитәрлек һәм хәләл ризык, изге тормыш иптәше, сәламәтлек, дошманнарны җиңү, Коръәнне аңлау, игелекле бәндәләр белән бергә булу, гыйлем һәм гыйбадәт кебек] яхшы нәрсәләр бир, Ахирәттә дә [кабердән сөенеч белән калку, начар хисаптан котылу, мәхшәрнең дәһшәтеннән иминлек, җәннәткә газапсыз керү һәм Аллаһы Тәгаләнең җәмалын күрү ләззәте кебек] яхшы нәрсәләр бир һәм безне [гафу итеп] Утның газабыннан [һәм ул газапка илтә торган гөнаһлардан] сакла!» – диләр.
«Әл-Бәкара/ Сыер» сүрәсе, 2:201