Рәзил Камалов белән Рәфинә Ганиуллина яңа дуэт яздырган
Иҗади гаилә «Куркам синең сөюеңнән» җырына яңа сулыш өргән.
Рәзил Камалов белән Рәфинә Ганиуллина «Куркам синең сөюеңнән» җырын яңартып, яңа дуэт яздырган.
«Бу җыр моннан 20 ел элек авторлар башкаруында бик популярлашып, күңелләргә үтеп кергән иде. Ниндидер аерым халәте бар әлеге җырның, яңа сулыш өреп, тагын бер кат сезнең игътибарыгызга тәкъдим итәсебез килә!» — дип язган җырчы үз сәхифәсендә.
«Куркам синең сөюеңнән» җырының авторлары шулай ук иҗади гаилә — Мәүлидә һәм Илсур Мортазиннар.