Рәзил Борчак Гөлсирин Абдуллина һәм Азат Абитов концертында сөйгәненә тәкъдим ясады
Бүген Казанда Габдулла Тукай исемендәге дәүләт филармониясендә Гөлсирин Абдуллина белән Азат Абитовның концерты үтте.
Бүген Казанда Габдулла Тукай исемендәге дәүләт филармониясендә Гөлсирин Абдуллина белән Азат Абитовның концерты үтте. Әлеге тамашаны блогер Разил Борчак алып бара.
Концерт туй тамашасы кебек әзерләнгән иде. Туйның туташларга кәләш чәчәге ата торган вакыты килеп җитте. Әмма Гөлсирин чәчәген атмады, ә бер туташның кулына тоттырды.
Әле чәчәк ату вакыйгасына кадәр Рәзил: «Кем тота, шуңа өйләнәм», — диде. Бу сүзләрне тамашачы шаяру итеп кенә кабул иткән иде.
Баксаң, Гөлсирин чәчәген тоттырган туташ Рәзил Борчакның йөргән кызы икән. Шулай итеп Рәзил сөйгәне Элинага тәкъдим ясады! Туташ: «Сораучы булганда, чыгам инде», — диде кыз.
Яшь парга тигез тормыш телибез!