Рәзилә Батырова әни булды!
18 гыйнвар көнне җырчы Рәзилә Батырованың кызы туган.
"Без беренче тапкыр әти-әни булдык! Безнең кызыбыз бар! Мамадыш районының бала тудыру йортына чиксез рәхмәтемне әйтәм!" - дип язган бәхетле әни.
Рәзиләнең игезәге Рамилә (ул да күптән түгел Мәликә исемле кыз тапты) Интертатка сөйләвенчә, баланың авырлыгы - 3100 грамм. "Кызларына Язилә дип исем бирергә җыеналар. Кыз әтисенә охшаган дип уйлыйбыз. Бар да яхшы, Аллага шөкер!" - диде Рамилә Батырова.
Рәзилә белән Фәнилне чын күңелдән котлыйбыз! Нык сәламәтлек, гаилә бәхете телибез!