Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Өр-яңа зәңгәр пәлтәм белән суга сузылып яттым» - пәлтә маҗарасы

8 Март бәйрәме уңаеннан «Тәртип» радиосы Әниләр марафоны игълан иткән иде. Анда катнашучылар социаль челтәрләрдә берсеннән-берсе кызыклы язмалар урнаштыра. Ханымнар фәлсәфи фикерләре, үзләре турындагы кызыклы вакыйгалар белән уртаклашалар.

news_top_970_100
«Өр-яңа зәңгәр пәлтәм белән суга сузылып яттым» - пәлтә маҗарасы
https://vk.com/id172988377

«Мин дә нәни кыз идем» темасына Гүзәл Хилавиева язган пәлтә маҗарасы игътибарны җәлеп итте. Марафонда катнашучы балачак хатирәләре турында ВКонтакте сәхифәсендә язган.

«Бүгенге тема бик кызыклы. Мин дә нәни кыз идем! Һәр тема саен уйланмыйча да булмый. Бүген дә уйландым.

Нәни чагымны күз алдыма китердем дә, туган авылым Борындык белән бәйле вакыйгалар искә төште.

Борындыкның урманнары, күлләре, Зөя һәм Бәрле елгалары. Бутый балтырыннан быкырдык урамнары бигрәк тә истә калган. Юл аркылы чыгарга да бутый буйламый иде.

Ә мин инде шул быкырдык хуҗасы идем. Яз көне көнгә әллә ничә тапкыр батып, егылып кайта идем. Бер вакыйганы сезгә дә язам.

Яз көне әни миңа зәңгәр төстәге яңа пәлтә алып кайтты. Бик матур иде ул. Шуны кидем дә урамга чыктым. Капка төбендә күлләвек бар, аның астында боз.

Мин шул күлләвек уртасына бастым да биеп торам.

«Чык судан, егыласың», — дип кисәтә әни. Ә миңа кызык, ул кисәткән саен бии бирәм.

Шуннан малай, аяк таеп китте дә, өр-яңа, беренче генә киеп мәктәпкә барырга чыккан пәлтәм белән суга сузылып яттым. Куркып сикереп тә тордым. Пәлтәдән пычрак ага.

Әй әни эләктерде, малай. Пәлтәне юып элде. Мин озак еладым. Әнидән эләккәнгә түгел, яңа пәлтә буялганга жәл булды.

Минем өчен сабак булды дип уйлыйсызмы? Юк. Тагын шул ук хәл кабатланды. Кызык чаклар менә шулай искә төшә», — дип язган ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100