Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Р. Ваһапов фестиваленең җитәкчесе Рифат Фәттахов: "Зәлиләне "копия " диючеләргә әйтер сүзем шул..."

Октябрьнең сигезендә Казанда, Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясенең концертлар залында "Китмә, сандугач! Илһам Шакиров ядкәре" кичәсе узды. 

news_top_970_100
Р. Ваһапов фестиваленең җитәкчесе Рифат Фәттахов:  "Зәлиләне "копия " диючеләргә әйтер сүзем шул..."

Татар мәдәниятының тулы бер чорын чагылдырган легендар җырчы иҗатына багышланган тантаналы концертта "Китмә, сандугач", "Идел буе каеннары", "Әдрән диңгез", "Ак калфак", "Чулпан", "Кара урман", "Сарман" һ.б. яраткан җырларыбыз Идрис Газиев, Зәйнәп Фәрхетдинова һәм Зөфәр Билалов, Зөһрә Шәрифуллина, Илһам Вәлиев, Руслан Сәйфетдинов, Раяз Фасыйхов, Сиринә Зәйнетдинова, Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов, Рәнис Габбазов, Марат Яруллин һәм башкалар башкаруында «Казан нуры» халык уен кораллары оркестры катнашында яңгырады.

Экранда Илһам абый Шакиров җырлый. "Ак калфакның тагылган чагы, туганнарның сагынган чагы", - дип суза. "Казан нуры" халык уен кораллары оркестры тын да алмый утыра бу мәлне сәхнәдә. Сихер көченә сәхнәдәгеләр дә, астагылар, залдагылар да буйсынды. Илһам ага кайтып төшкән дә, җырлый төсле. Иң яхшы һәм, өстәвенә, бердәнбер яхшы концерт номеры шушы булмадымы икән әле бөтен кичә буена. Калганнар начар, дип кырт кисүем түгел, әлбәттә. Әйтер сүз бар шулай да. Тик монысы соңгарак калып торсын.

Куркынычрак нәрсәләр бар әле монда. Залда яшьләр юк. Бөтенләй юк. Бу мине барыннан ныграк борчыды. Яшь буын вакиле, кайда син, тавыш бир, кайда? Килмиләр, әлбәттә, ни калган аларга монда дип тә уйлап куям бер ара... Бөек музыка һәм шул бөек музыканың бөек атасы яшьләр тарафыннан кадер иясе түгелмени дип тә уйлап куям, санга сукмыйлар Илһам аганы дигән фикерләр дә килә... "Батабыз" бит болай булса, иптәшләр, дип сөрән саласымы...

Илһам абый Шакировка багышлап Гөлсирин Абдуллина, Идрис Газиев, Раяз Фасыйховлар экраннан шигырь укыды. Тагы әллә кемнәр бар иде. Матур итеп төшергәннәр, сыйфатлы итеп ясаганнар видеоязманы. Белем бәйрәмендә беренче сыйныфлар чиратлашып берешәр строфа шигырь укыйлар бит, шуның төслерәк булды. Төне буе баш бәрә-бәрә ятлап чыккан да, үз чираты җиткәч, онытып җибәргәнче тизрәк сөйләп котылыр өчен дөбер-шатыр әйтеп куя бит үз дүртьюллыгын 7 яшьлек бала, шуның кебегрәк кенә булды, бигайбә. Начар димим. Тик бәгырьгә үтмәде шигъриятләре. Шуның белән шул.

"Премьер" триосын үз иттем. Руслан Сәйфетдинов, Айгиз Ханов, Вадим Зәкиев башкаруында "Син сазыңны уйнадың" композициясе күпләрне гашыйк итте үзенә. Шәп. Башка сүзләр кирәкми дә инде.

Алмас Хөсәенов шәп җырлый тагы. Биргән инде Ходай тавышны. Мулдан биргән. Ике ел элек Әлфия Афзалова исемендәге халыкара фестиваль-бәйгедә ишетеп шаккаткан идем инде бер үзен. Ике елда нык кына үскән. Бүген профессиональ дәрәҗәдә башкаручы булып өлгергән. "Әллүки"не җырлады. Шәп җырлады.

Зәлилә чыкты. Йөзеп кенә чыкты. Тыйнаграк булды әле бу, минәйтәм. Кулисаларны тибеп ачып чыгар, дип көткән идем. "Сарман"ны җырлады. "Сарман"ны да шулай җырлап була икән: сөлек кебек селкенеп тора, малайкаем. Болгап була торган бар төшен болгады. Һәр нәрсәнең үз урыны, үз вакыты була инде ул, бу хәрәкәтләр дә чүт кенә башка урында һәм башка вакытта эшләнә торганнардан. Сәхнәдә хәтәр иркен тота үзен. Артист халкы шулай булырга тиеш тә инде, бик әйбәт. Гомумән, Зәлилә, минемчә, яңа яңгыраш буларак кирәк иде безнең эстрадага. Яңа сулыш буларак мохтаҗ иде күпмедер дәрәҗәдә эстрада Зәлилә кебек җырчыга. 

Сүз дә юк, яңа яшь җырчы килеп кергәндә, халык мыж-мыж килеп ала инде ул азрак. Тынсыз-тавышсыз гына килеп кергән җырчының киләчәге дә юктыр инде ул. Рифат Әхмәтович әйтмешли, "Иң мөһиме - битараф булмасыннар җырчыга. Я үлеп яратсыннар, я котырып сөймәсеннәр. Икесе дә әйбәт". Карап-карап утырдым да, шуны сиздем: Зәлилә үзен бик ярата. Үзен яратканнарын да ярата. Шулай кирәк тә инде. Маладис, дип әйтәсем килә. Тик шунысы бар, Әлфия апа Афзалова кебек "маладислана" сәхнәдә. Үзе кебек маладис булсын иде шул, Зәлилә кебек. 

Зәлиләне, әйтергә кирәк, кем белән генә чагыштырмыйлар инде. Фрося Бурлаковага кадәр охшаттылар. Рифат Фәттахов исә бу хакта "Үз йөзен булдырасы бар әле Зәлиләнең, үз кыйбласын табасы, бик зур эш башкарасы алда әле аның", диде. "Копия" дип гаепләүчеләргә ни диярсез, дип сорагач, "Илһам Шакиров үзе кайчандыр урманга чыгып Рәшит Ваһаповка охшатып җырлап йөри торган булган, шуңа күрә гаеп эш түгел бу", дип җавап кайтарды. Бөек философ Лосевның әйткән сүзләре бар: һәр бөек кеше биеклеккә бөек кешене кабатларга тырышу нәтиҗәсендә килеп ирешкән. Зәлилә дә, кабатлар-кабатлар да, уникаль шәхескә әверелеп куяр. Өметле кызга ошаган чөнки. Уңышлар гына юлдаш булсын!

Сүз уңаеннан, Зәлиләнең Ваһаповчылар рәтенә алынуына әле күптән түгел генә. "Айсылу Габдинова урынына килгән кыз", - дип төртеп күрсәттеләр Зәлиләгә иң башта. Айсылуны кая куйдылар икән соң? Рәшит Ваһапов исемендәге татар мәдәнияты иҗтимагый фонды җитәкчесе Фәттахов Рифат Әхмәтович бу хакта "Айсылуны беркая да куймадык, бу ике яклы килешү нигезендә аерылышу булды", диде. - "Зәлиләнең эше белән бүген канәгатьсезме соң?", - дигән сорауга Рифат Әхмәтович "Юк, тулаем канәгать түгелмен, әлбәттә. Тик барысы алда бит әле. Аның Айсылу урынына алынуының төп сәбәпчесе - Зәлиләнең ваһаповчылар рәтендә булырга, эшләргә теләге булуы иде. Ә инде нәтиҗәле эшчәнлеге аның алда әле", дип җавап тотты.

Илһам абый Шакировның туганнары, якыннары да залда иде. Заманында Илһам абый бишектә тибрәткән Флюр Шакиров - Илһам абыйның туганы сәхнәгә менеп җыр башкарды. Тавышында Илһам абый моңы бар.

Кичәнең алып баручылары Фәридә Төхвәтуллина белән Илдар Кыямов сәхнәгә Татарстанның халык артисты Зәйнәп Фәрхетдинованы дәштеләр. Ә Зәйнәп апа Фәрхетдинованың төнге клубка барып ятышы булганмы, әллә нинди кыяфәттә чыгып басты тамашачы каршына. Илһам Шакиров башкарган "Йөрәк сере" җырын яңача җырлады Зәйнәп апа. Беренчедән, җырны яңа аранжировка бер дә бизәми, ул аны клубларда ярымаек затлар селкенни торган көйгә әйләндергән дә куйган. Икенчедән, җырның яңа яңгырашына тәңгәл килә торган кыяфәттә чыгып басу, кичнең концепциясен чәлпәрәмә китерү Зәйнәп апаның үзен бер дә бизәмәде шул. Татар эстрадасының "әнисе" диярлек, бишенче дистәсен тутырган Зәйнәп апа көймә юлыдай озын ярыклы итәк киеп, буе белән аягын ачып салып сәхнәгә чыгып басты да, 18 яшьлек кызлар да эшли белми торган хәрәкәтләр эшли башлады. "Татарстаннын халык артисты Зәйнәп Фәрхетдинова", дия-дия зурлап озата калдылар алып баручылар җырчыны сәхнәдән. Бик кыю чыгыш булды бу. 

Бигайбә, тик бу күренешне матур дип тапмадым. Япь-яшь егет-кызлар матур, тыйнак һәм зәвык белән киенеп чыктылар сәхнәгә. Кыска итәкчән чыгучы да булмады, тирән декольтелар да күренмәде. Яшьләрдән сәхнәдә мондый ямьсез хәрәкәтләр өчен җаваплылыкны төшерә алам әле мин, тик үзе яшь буынга өлге, үрнәк буласы кешегә ташлама ясау - тилелек. Шуңа күрә язам инде. Язмый ни хәл итим?

Рәшит Ваһаповның якташы, яшь җырчы Марат Яруллин турында фикерем бүгенгәчә алама түгел иде. Сәхнә артында авыз тутырып сүгенеп торуын ишетүем җитте, тәгәри-тәгәри төшеп китте җырчы минем күзләрдә. Матур нәрсә түгел. Шуңа язам. Матур якларын да язам, гадел була шулай. Костюмы матур, тавышы матур, йөз-кыяфәтне дә Ходай мулдан биргән, тәрбиясе генә ямьсез. Залдан гына карап утырсам, яхшы фикерем үзгәрми иде дә бит, каһәр. Без, кыз затлар, шулай матур нәрсәнең кире ягын күрәбез дә, ихластан моңаеп куябыз инде ул. Алтын ялтырый диеп дөрләгән утка пешкән күк булды инде бу.

Илһам Вәлиев кичәнең йомгагын бизәде. Шәптән дә шәбрәк җырлый шул. Аңа чыгыш ясау өчен регламентны да чикләмәгәннәр ахры. Башкалар берне җырлаганда, ул өчне бәрде, шул хакта әйтүем. Искиткеч шул тавышы. Тагы нинди сүзләр белән аңлатып карыйм икән соң? Шәп инде, шул.

Кичәне Илһам абый Шакиров үзе ачып җибәрде, үзе үк япты да. Кабат экранда Илһам абый җырлый. Аның тавышын ишетүгә, күздән яшь бөртеге өзелеп төште. Янәшәмдә утыручы өлкән апа-абыйлар бөек җырчыга кушылып җырлыйлар. Матур күренеш! Моны күрергә кирәк. Шушы мәлдә бар үпкәләр онытылды, диярсең. Илһам абый җырлый башлады да, мин кичәнең бар кимчелекләренә кул изәдем. Бәхет тойдым шушы мәлдә. Бәхет тою рәхәте бүләк иткән кичкә рәхмәт! 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100