Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рөстәм Зиннуровтан дүртпочмак рецепты

Актер Рөстәм Зиннуров әтисе Илһам абый белән бергә бәрән кабыргасыннан телеңне йотарлык ризык әзерләгән. Идея авторы – Илһам Зиннуров.

news_top_970_100
Рөстәм Зиннуровтан дүртпочмак рецепты

Камыр өчен: 1 стакан әчегән сөт, ярты стакан җылы су, 1 чәй калагы тоз, 1 аш кашыгы шикәр комы, 1 аш кашыгы коры чүпрә, он.

Камыр кетердәп торсын өчен ике аш кашыгы майонез салырга.

Шушы ингредиентларны кушып камыр басырга.

Камыр кулга ябышмасынга 3 аш кашыгы сыек май кулланырга.

Камырны җылы урынга куеп кабартырга.

Эчлек өчен: бәрән ите, бәрән кабыргалары, суган, бәрәңге, тоз, борыч.

Эчлек өчпочмакныкы кебек әзерләнә. Бәрән ите, суган, бәрәңгене турарга, болгатырга. Тәменчә тоз-борыч салырга.

Кабырганың бер ягын тулысынча иттән арындырырга.

Камырны дүртпочмаклап җәяргә һәм эчлек салырга. Эчлеккә бер ягы иттән арындырылган кабырганы куярга. Итле өлеше эчлек ягында калырга тиеш. Бу ризыкның үзенчәлеге дә шунда: пешкәндә эчлеккә кабырга итенең тәме ризыкка тарала. Шул рәвешле дүртпочмаклар шулпалы һәм сусыл була.

Камырны дүртпочмак рәвешенә китереп бөрергә.

Духовкага куяр алдыннан су белән йомырканың агын болгатып, шул массаны дүртпочмаклар өстенә сыларга. Бер сәгатьтән дүртпочмаклар әзер була. Бик тәмле, телеңне йотарлык, пешереп карагыз.


Рөстәм Зиннуров безгә Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә театры актеры буларак таныш. Ул Гусейн Джавидның “Иблис” спектаклендә Иблисне уйнап шаккаттырган һәм куркыткан иде. Рөстәмнең дүртпочмаклары гына түгел, колагындагы алкалары да үзенә җәлеп итте.


–Тату, пирсинг, чәч белән экспериментлар –болар минеке. Әлегә дүрт пар алкам бар, – дип сөендерде Рөстәм.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100