Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рөстәм Закиров рэп укыды һәм үз гомерендә ничә тапкыр фонограммага җырлаганын әйтте

Сөмбел Билалова җырчыга теләкләрен рэп стилендә җиткерергә тәкъдим итте.

news_top_970_100
Рөстәм Закиров рэп укыды һәм үз гомерендә ничә тапкыр фонограммага җырлаганын әйтте
Салават Камалетдинов

Татарстанның халык артисты, Казан шәһәре филармониясе җырчысы Рөстәм Закиров Сөмбел Билалова алып барган «Без өйдә, без бергә» онлайн тапшыруында катнашты.

«Үз гомеремдә дүрт тапкыр плюс фонограммага җырладым сәхнәдә», — ди Рөстәм Закиров. Ул ничек итеп җырчы булып киткәнен дә сөйләде:

Үземне җырчы булырмын дип уйламаган идем, иң мөһиме — кеше булып калырга кирәк. Башта ПТУны тәмамладым, армиядән соң клубта эшләдем. Музыка факультетын тәмамлагач, музыка укытучысы булып эшләп киттем. Аллаһы Тәгалә җырчы булып китәргә насыйп итте.

Чананы («Пошалым чанасы» фестивале турында сүз бара) 2000 елларда гына сата башладык. Мин аны Пошалым халкы фишкасы дип саныйм. Җыр фестивелен 16нчы тапкыр үткәрдек, кыенрак вакытлары да булды. Тамашачылар да, үзебез дә канәгать калдык. Тормышның кадерен белеп яши торган вакыт җитсен иде.

Сөмбел Билалова җырчыга теләкләрен рэп стилендә җиткерергә тәкъдим итте.

«Хәерле кич, минем дусларым! Рәхмәт минем белән бер сәгать булган өчен, инде бу карантиннар, Алла боерса, үтеп китәр, бөтенегезгә шатлык-бәхетләр теләп калам, Алла боерса, сезнең белән сәхнәләрдә, гомумән, тормышта, туган җирләребездә күрешергә язсын дигән теләктә калам һәм калабыз бөтен гаилә белән», — дип укыды Рөстәм Закиров.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100