Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рөстәм Закиров мәрхүм Роберт Миңнуллинга пародия күрсәтте — видео

Артист үзенә пародия ясау осталыгы әтисеннән күчүен әйтте.

news_top_970_100
Рөстәм Закиров мәрхүм Роберт Миңнуллинга пародия күрсәтте — видео
Солтан Исхаков

Зәйнәб Фәрхетдинова инстаграмга яңа видео куйган. Анда Рөстәм Закиров, Роберт Миңнуллинга бик охшатып, «Әнкәй безне Сөннән алып кайткан» шигырен укый. Җырчы үзенә пародияләр күрсәтү осталыгы әтисеннән күчүе турында әйтә.

Инстачылар Рөстәм Закировка мактау сүзләре яудырганнар. «Нәкъ Роберт абый Миңнуллин инде тавышың. Шәп, шәп», «Шул хәтле әйбәт булдырасың», «Арча егете бит, без булдырабыз, без бергә», — дип язалар алар. 

Зәйнәб Фәрхетдиновага да матур комментарий калдырганнар. «Зәйнәбебез, сиңа татар эстрадасы сәхнәсендә берсе дә пародия ясый алмый. Көчләре җитми, чөнки андый тавыш берәүгә дә бирелмәгән», — ди җырчының виртуаль дусты.

Бер инстачы әлеге пост астына Роберт Миңнуллинның Илсөя Бәдретдинова белән үзара мөнәсәбәтләре турында язган. «Роберт абый исән чагында Илсөя Бәдретдинова күргәзмә интрига, очсыз фәлсәфәсе белән кыерсытты аны. Үрнәк кеше итеп күтәрү урынына, хөрмәт урынына — кара пиар ясаучылар эстрадада», — дип яза ул.

«Кеше өчен мин җавап бирә алмыйм. Хайп өчен эшләгәннәрме, юкмы, белмим! Бу хакта Илсөянең үзенә языгыз. Без Рөстәмнең пародияләрен яратабыз, кабат-кабат үзебез өчен сорыйбыз. Ә Роберт Миңнуллинны болай искә алу бик күпләргә ошар дип уйлыйм», — дип җавап кайтарган аңа Зәйнәб Фәрхетдинова. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100