Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рөстәм Заһидуллин: Республикада бушлай юридик ярдәм күрсәтү системасы эшли

Татарстан Республикасы Юстиция министры Рөстәм Заһидуллин "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына интервьюсында халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү, кешеләрнең җирле хакимият органнары кабул иткән карарларга ничек тәэсир итә алганы, татар телен саклап калу өчен нәрсә эшләргә кирәклеге хакында сөйләде.

news_top_970_100
Рөстәм Заһидуллин: Республикада бушлай юридик ярдәм күрсәтү системасы эшли

1. Юстиция министрлыгы үз эшендә цифрлы технологияләр куллана

2. Гражданнарның аерым категорияләренәсоциаль мәсьәләләрдә бушлай юридик ярдәм күрсәтелә

3. Министрлыкта бушлай юридик ярдәм алуга бәйле кайнар линия эшли

4. Юстиция министрлыгы 2018 елда 11 проектта 12 коррупциоген фактор ачыклаган

5. Җирле үзидарә органнары актларына экспертиза ясала

6. Министрлык җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренең белемен арттыра

7. Юстиция министрлыгы Татарстанның һәм министрлыкның 100 еллыгына бәйле план раслаган

8. “Татар телен саклап калыр өчен, гаиләдә татарча сөйләшергә кирәк”

Юстиция министрлыгы үз эшендә цифрлы технологияләр куллана

- Рөстәм Илдусович, Юстиция министрлыгы2018 елга йомгак ясады. Сез былтыр башкарылган нинди әһәмиятле күрсәткечләрне атап китәр идегез? 2019 елга нинди бурычлар куела?

- Хәерле көн. Бүген Татарстан Республикасының Юстиция министрлыгы гына түгел, республиканың бөтен хакимият органнары алдында торган бурычларТатарстанның социаль-икътисади үсеше стратегиясендә билгеләнгән.

Стратегиянең төп юнәлеше –эштә цифрлы технологияләр куллану. Без дә соңгы берничә елда шул цифрлаштыру эшен алып барабыз. Мәсәлән, 2017 елда без түләүсез юридик ярдәм күрсәтү интерактив картасы эшләдек. Бүгенге көндә һәр теләгән кеше шул картага кереп, үзенә уңайлы бушлай юридик ярдәм алу урынын таба ала. Урыны гына түгел, бөтен элемтәләре бар: сәгать ничәдән ничәгә кадәр бушлай юридик ярдәм күрсәтелә, кем күрсәтә, кая шалтыратырга кирәк?!

2018 елда Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән без, бөтен җирле үзидарә органнар һәм хакимият органнары “Кодекс” автоматлаштырылган мәгълүмат системасында эшли башладык. Бүгенге көндә системага 165 меңнән артык норматив карар кертелгән. Мәсәлән, федераль законнар, республика законнары үзгәрсә, система автомат рәвештә 165 мең актны карап чыга да әйтә:“Менә шундый закон үзгәрде, һәм менә мондыйларга, бәлки, үзгәреш кертергә кирәк”, – ди. Һәм органнар, үзләре карап, шуларга үзгәреш кертә инде. Ул – яхшы булышчы.

2018 елда җәмәгать судьялары порталында территориаль модуль эшләдек. Ул модуль ни өчен кирәк? Бүген бездә 188 җәмәгать судьясы эшли. Мәсәлән, гражданин җәмәгать судьясына барып мөрәҗәгать итәргә уйлый, ди, ләкин кайсына барырга белми. Ул шул модульгә кереп адресын яза да, модуль әлеге адрес буенча кайсы җәмәгать судьясына барырга кирәклеген әйтә.

2019 елдан без бушлай юридик ярдәм күрсәтү системасында эшли башлыйбыз. Ул системада реестр булачак. Кемнең бушлай юридик ярдәм алырга хокукы бар, шул реестрга керәчәк. Мәсәлән, кеше беренче тапкыр адвокатка килә, ди, документларын күрсәтә, үзенең шундый статус булуын әйтә һәм бушлай юридик ярдәм ала. Икенче тапкыр килгәндә, документларны күрсәтергә кирәк булмый инде.

Аннары без адвокатлар белән шул системада электрон формада эшли башлыйбыз. Кәгазь белән эшләмәскә инде дигән уйлар бар. 2019 елда гына эшли башлыйбыз, шуңа күрә беренче кварталда уку-укыту уздырырга кирәк дип уйлыйбыз инде. Һәм соңрак, бушлай юридик ярдәмнән соң, адвокатларга килгән бөтен кеше шул система аша үтәргә тиеш.

Гомумиләштеп әйткәндә, цифрлаштыру –бүгенге көндә төп бурычларның берсе. 2019 елга һәм алдагы берничә елга шул – төп бурыч дип торабыз.

Гражданнарның аерым категорияләренәсоциаль мәсьәләләрдә бушлай юридик ярдәм күрсәтелә

- Кемнәр бушлай ярдәм алырга хокуклы һәм нинди мәсьәләләр буенча?

- Бүген республикада дәүләт һәм дәүләти булмаган бушлай юридик ярдәм күрсәтү системасы эшли. Дәүләти системага безнең хөкүмәт органнары һәм адвокатлар кергән. Дәүләти системада һәр теләгән кеше бушлай юридик ярдәмне ала алмый. Федераль законда һәм безнең республикабызның бушлай юридик ярдәм күрсәтү законында категорияләр күрсәтелгән. Алар – мәсәлән, беренче, икенче группа инвалидлар, аз керемле кешеләр, инвалид балалар, ятим балалар һәм башкалар. Шулар бушлай юридик ярдәмгә хокуклы.

Ләкин аларның сораулары да шул законга туры килергә тиеш. Мәсәлән, сезнең берәр техникагыз ватылса, сез ул категориягә керсәгез дә, бушлай юридик ярдәмне ала алмаячаксыз. Ә, мәсәлән, сезнең соравыгыз социаль өлкәгә караса, бушлай юридик ярдәм күрсәтеләчәк. Торак, җир, коммуналь хезмәтләр белән бәйле мәсьәләләрдә бушлай юридик ярдәм күрсәтелә.

- Ә кеше бу санап кителгән категорияләргә керми икән, аңа нинди очракларда бушлай юридик ярдәм күрсәтелә яки күрсәтелмиме?

- Кеше бу категорияләргә кермәсә, ул дәүләти булмаган системага мөрәҗәгать итә ала. Безнең югары йортларда бу системада эшли торган юридик клиникалар, алар – сигез, һәм бушлай юридик ярдәм күрсәтү үзәге бар. Анда мөрәҗәгать иткәч, категорияләргә дә карамыйлар, сорауларга да карамыйлар, бушлай юридик ярдәм күрсәтергә тырышалар инде.

Без 2019 елга үзебез өчен дәүләти һәм дәүләти булмаган системаны якынайту бурычын куйдык. Шуңа күрә без министрлыкта бушлай юридик ярдәм үзәге булдырырга булдык. Кызык булса, аның турында киләчәктә сөйләрмен.

Министрлыкта бушлай юридик ярдәм алуга бәйле кайнар линия эшли

- Районнарда яшәгән кешегә аңлаешлырак булсын өчен, мисал китерсәгез иде: авылда, районда эшләгән кеше кая мөрәҗәгать итә ала?

- Бүгенге көндә безнең дәүләти системада 146 адвокат эшли. Ул адвокатлар республиканың һәрбер районында диярлек бар. Һәм, мәсәлән, безнең сайтка кереп,кайсы районда кайсы адвокат булуын карап, аның белән шалтыратышып, аңа мөрәҗәгать итеп булачак.

Дәүләти булмаган система турында шулай ук безнең сайт аша белеп була. Без мәгълүматны кешегә җиткерер өчен төрле формалар кулланабыз инде. Мәсәлән, безнең брошюралар бар. Шул брошюраларны бушлай юридик ярдәм алырга хокукы булган кешеләр белән эшли торган оешмаларга таратабыз. Моннан тыш, муниципаль башлыклар аша райондагы гәҗитләрдә хәбәрләр чыгарабыз, бушлай юридик ярдәм турында мәгълүмат, әйткәнемчә, сайтта бар. 

Моннан тыш, гаджетлардан файдаланмый торган кеше булса, ул кайнар линия телефонына шалтырата ала. Министрлыкта шундый кайнар линия эшли: 223 - 02 - 13. Анда шалтыратып бөтен сорауларга: кайчан, ничек, кайда бушлай юридик ярдәмне алып булуына – җавап табачаклар. Дүшәмбедән җомгага кадәр эш вакытында шалтыратып була.

- Әлегә нинди дә булса саннар атап буламы? Күпме кеше мөрәҗәгать итте, һәм сез күпме булыр дип планлаштырасыз?

- Әйтеп була. Адвокатлар мәсәлән, 2018 елда 2,7 меңнән артык бушлай юридик ярдәм күрсәттеләр. Юрклиникалар, әйтеп киткән идем, 1,5 мең кешегә бушлай юридик ярдәм күрсәттеләр. 2018 елда дәүләтнеке булмаган үзәк 350 кешегә бушлай юридик ярдәм күрсәтте.

- Бушлай юридик ярдәм ниндирәк формада күрсәтелә? Кеше яза һәм аңа ниндидер консультация биреләме, әллә адвокат аны, мәсәлән, кирәк очракта хәтта судта да якларга мөмкинме?

- Монда кайсы системага баруын карарга кирәк. Мәсәлән, кеше дәүләти системага, адвокатка барса, адвокат аңа язма консультация дә, телдән консультация дә бирә, кирәк булса, кәгазен дә язып бирә, судка да гариза яза, судта да аның өчен йөри, бөтен эшне эшли инде. Дәүләти булмаган системага барса, аңа йә телдән консультация бирәләр, йә язма консультация бирәләр – аермасы шунда. Ләкин адвокатка барсаң, бөтенләй бөтен эшегезне адвокат алып барачак.

- Адвокатка барыр өчен нинди шартлар булырга тиеш?

- Шул категориягә керергә кирәк, законда күрсәтелгән мәсьәләләр буенча адвокатларга мөрәҗәгать итеп була, һәм алар булышачаклар.

- Сез бу турыда әйттегез инде, шулай да ачыклабрак әйтсәгез инде. Мәсәлән, бу категориягә кергән кешеләр арасында интернетны кулланмаучы кешеләр дә бар. Алар боларны кайдан белә ала?Әгәр дә без күз алдына китерсәк: мәсәлән, өлкән яшьтәге кеше, авылда яшәүче, интернеты юк, куллана да белми, телефоны да юк, дип уйласак.

- Әйткәнчә инде, шул гаджетлардан файдаланмасалар, иң уңайлысы, минем фикеремчә, ул – кайнар линия телефоны буенча шалтыратырга. Тагын бер тапкыр әйтеп китәм: 223 – 02 - 13. Шунда шалтыратсалар, бөтен кызыксынган сорауларга җавапларны табачаклар. Мәсәлән, 2018 елда 380 кеше шул телефонга шалтыратты.

Юстиция министрлыгы 2018 елда 11 проектта 12 коррупциоген фактор ачыклаган

- Һәм бүтән сорауга килсәк, норматив актларда коррупциянең барлыгы яки юклыгына күзәтү үткәрелә. Бу яктан аңлатып китсәгез иде: күпме эш башкарылды һәм нинди очраклар ачыкланды? Бәлки, мисаллар да китерерсез.

- Бүген бик күп чаралар бар. Коррупциягә каршы профилактик эш һәм антикоррупцион экспертиза шул чараларның берсе булып тора инде. Юстиция министрлыгы 2018 елда 1450 дән артык проектка антикоррупцион экспертиза ясады. 11 проектта 12 коррупциоген фактор ачыкланды. Бу эш бик мөһим, чөнки проект вакытында табылган коррупциоген факторлар соңыннан карарга кертелми һәм проблемалар тумый. Хәзер әлеге проектта шундыйны таптык, дип конкрет мисал китерергәәзер түгел.

- Мәсәлән, халык ниндидер документта коррупцион фактор күрсә, бар дип шикләнсә, ул нишли ала?

- Монда ике яклап карарга кирәк инде. Беренчедән, без җәмәгатьчелекне антикоррупцион эшкә тартырга тиеш. Аның өчен институт бар, ул – бәйсез антикоррупцион экспертиза институты. Анда экспертизаны бәйсез экспертлар ясый. 

Бәйсез эксперт статусын алыр өчен, аккредитация үтәргә кирәк. Ул аккредитацияне Рәсәйнең Юстиция министрлыгы эшли. Бүген Татарстанда 52 шундый бәйсез эксперт бар. Экспертларга уңайлы булсын өчен, безнең хакимият органнары, җирле үзидарә органнары үзләренең сайтларында проектларын эләләр дә, бәйсез экспертка кызык булса, ул шул сайтка кереп, үзе карап, экспертиза ясап, үз бәясен җибәрә ала инде.

Без бәйсез экспертлар белән эшлибез. 2016 елдан алып, бәйсез экспертлар арасында конкурс уздыра башладык. Ни өчен улконкурс килеп чыкты?Без экспертларны активлаштырырга дип, шул конкурсны керттек инде. Нәтиҗәләре бар. Мәсәлән, 16 нче елдан башлап,бәйсез экспертлардан йөздән артык экспертиза килә. Мәсәлән, 15 нче елда 4 кенә иде. Шул конкурс аша аларның активлыклары артты.

Әгәр бәйсез эксперт статусы булмаган кеше, аның фикеренчә, коррупциоген фактор күрсә, шулай ук үзенең фикерен кабул итү органына яза ала. Ул аны караячак һәм җавап бирәчәк.

- Андый мөрәҗәгатьләр булдымы?

- Безнең министрлыкка булмады.

Җирле үзидарә органнары актларына экспертиза ясала

- Хәзер авылларда үзара салым кертелде. Шул мәсьәләдә безгә бик күп мөрәҗәгатьләр бар. Министрлык шушыҗирле үзидарәләрнең норматив актларын,аларның үтәлешен тикшерәме?

- Беренчедән, закон буенча җирле үзидарә органнары проектларны үзләре карыйлар. Әмма әйтеп китәргә кирәк: безнең министрлыкка муниципаль хокукый актлар регистрын алып бару йөкләнгән, һәм шул регистрга бөтен җирле үзидарә органнары кабул иткән актлар керергә тиеш. Алар кабул ителгәннән соң, безгә җибәрелә, без аларны регистрга керткәннән соң, ул актларга экспертиза ясыйбыз. Шундый форматта җирле үзидарә органнары белән эшлибез.

Министрлык җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренеңбелемен арттыра

- Авыл халкы,нинди генә сорау булса да, барыбер шул җирле үзидарәгә бара бит инде. Җирле үзидарә органнарында эшләгән кешеләрнең юридик яктан белемнәрен күтәрү өчен, алар консультацияне телдән генә булса да бирә алсын өчен,халыкка җавап бирә алсын өчен, нинди дә булса эш башкарыламы?

- Әлбәттә, Татарстанда ул эш башкарыла. Беренче чиратта, Казан федераль университетының югары мәктәбе белән. Алар төрле форматта укулар әзерлиләр. Без дә шул укуларда катнашабыз. 2019 елда биш модульле программада катнаштык. Аннан башка үзебез дә муниципалитеттагы хезмәттәшләргә укулар уздырабыз, яңа форматта да уздыра башладык инде. Булган проблемаларга бәйле аларны җыеп укыта идек. 

Быел яңа форма кертә башладык. Иң баштан алардан: “Сезне нинди сораулар кызыксындыра, мәсәлән, җир өлкәсендә?”, –дип сорыйбыз. Алар безгә сораулар җибәрәләр, 20, 30, 40 сорау. Без сорауларга җавап әзерлибез һәм аларның сорауларына видео аша җавап бирәбез. Җавап бирүдә үзебез генә катнашмыйбыз, мәсәлән, хакимият органнарын чакырабыз, бу эштә республика прокуратурасы, Татарстан Югары суды катнаша. Муниципалитеттагы хезмәттәшләр бу эшкә югары бәя бирделәр, без аны быел да башкарырбыз, дип уйлыйбыз.

Ә моннан тыш, 2018 елда без министрлыкта стажировка мәйданчыгы эшләдек. Муниципалитетка яңа юрист эшкә килсә, ул иң башта ике көн безнең стажировка мәйданчыгында укып чыга. 2018 елда 15 кешене шулай укытып чыгардык. 2019 елда да шул эшне башкарачакбыз.

- Халык белән эшләүгә кабат әйләнеп кайтсак, иң күп мөрәҗәгатьләр ниндирәк темага? Бушлай юридик ярдәм күрсәтү һәм җирле муниципалитетларга мөрәҗәгатьләрме? Анализлаган бармы? Халыкны иң борчыган мәсьәлә нинди?

- Торакка бәйле сораулар, җиргә бәйле сораулар – иң күп мөрәҗәгатьләр шулар.

- Рәсмиләштерү, сатып алумы?

- Рәсмиләштерү. Шундый сораулар белән бик күп мөрәҗәгать.

Юстиция министрлыгы Татарстанның һәм министрлыкның 100 еллыгына бәйле план раслаган

- Без ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итәчәкбез. Юстиция министрлыгы нинди чараларда катнашачак, һәм сез бу юнәлештә нинди эш алып барасыз?

- Чыннан да, 2020 елда Татарстанның 100 еллыгы үтәчәк. Моңа бәйле рәвештә,2018 елда Россия Президенты тарафыннан указ чыгарылды. Анда шулай ук,2020 елда Татарстанның 100 еллыгы булачак, дип язылган. Республикабызда быел гына түгел, соңгы берничә елда хакимият органнары, җирле үзидарә органнары, шул исәптән, бездә 100 еллыкка әзерләнәбез. Һәм әйтеп китәргә кирәк: 2020 елда Татарстанның 100 еллыгы гына түгел, әле Юстиция министрлыгының да 100 еллыгы, шуңа күрә без Татарстанның 100 еллыгына һәм Юстиция министрлыгының 100 еллыгына бәйле план расладык. 

Ул планда бик күп чаралар бар. Шуны әйтеп китеп була: план 16 нчы елдан тормышка ашырыла. Без министрлык белән һәр елны 25 игелекле эш башкарабыз. 16, 17, 18, 19, 20 нче еллардагы эшләрне кушкач, нәтиҗәдә йөз игелекле, яхшы эш башкарылган дигән сүз. Ул игелекле эш дигәндә, балалар йортларына, картлар йортларына йөрибез, әз керемле кешеләргә акча белән булышабыз, республикада үтә торган акцияләрдә катнашабыз. 

Менә шундый форматта эшлибез. 19 нчы елда да министрлык Татарстанның 100 еллыгына әзерләнүдә шулай ук актив катнашачак.

“Татар телен саклап калыр өчен, гаиләдә татарча сөйләшергә кирәк”

- Хәзер татар милли стратегиясе турында сүз бара бит. Һәм татар телен саклар өчен,нәрсә эшләргә кирәк? Сезнең фикерләрегез бармы? Нәрсә дип әйтер идегез? Шушы милли стратегиядә нинди пунктлар булырга тиеш?

- Монда, минем фикеремчә, иң мөһим эш – ул гаиләдә. Мәсәлән, мин үзем рус мәктәбендә укыдым, ләкин татар телендә камил үк булмаса да, сөйләшә алам, фикерләремне әйтә алам. Ул нигә шулай? Чөнки без гаиләдә татарча сөйләшә идек. 

Татар телен саклап калыр өчен, минем фикеремчә, гаиләдә татарча сөйләшергә кирәк.  

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100