Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рөстәм Ямалеев: «Күпхатынлылык һавадан алынмаган, бу хакта Коръәндә язылган»

Мәскәүдә «Күпхатынлык кайчан рөхсәт ителә һәм ни өчен бу аспект турында Коръәндә язылган?» темасына очрашу үтәчәк.

news_top_970_100
Рөстәм Ямалеев: «Күпхатынлылык һавадан алынмаган, бу хакта Коръәндә язылган»
pixabay.com

Әлеге очрашуга кунак булып Шейх Мөхәммәд Аль Рошед чакырылган.

«Без Мәскәүдә татар телен саклау буенча эшлибез. Безнеңчә, татар телен саклау өчен мөселман дине кирәк. Әмма без православ татарлардан читенмибез, аларны да җыябыз. Башкортларны да чакырабыз. Төрки халыклар белән дә эшлибез. Кичәләрдә һәрвакыт татар телен саклау турында сөйләшәбез. Ассимиляцияләү бар. Татар хатыннары, ирләре ялгыз кала. Без аулак өйләрне еш оештырабыз. Шундый сорау туа: икенче никах укытып, икенче хатын алу мөмкинме?

Автономия рәисенең берсендә - ике хатын. Уйлагыз әле, нигә бу сорау барлыкка килгән һәм Коръәнгә кергән? Нигә аны Коръәнгә керткәннәр? Кайсы очракта икенче хатын алырга ярый?

Безнең бик яхшы, 35-37 яшьтәге хатын-кызлар бар. Алар кияүгә чыкмаган. Алар никах укытып, бала табарга бик риза. Руска чыкканчы, төрки халык егетенә кияүгә чыгулары яхшырак булыр. Шулай ук моңа каршы хатын-кызлар да бар. «Сез безнең ирләргә оеткы саласыз да, алар икенче хатын эзләргә тотына», — ди алар. Кунагыбыз Шейх Мөхәммәд Аль Рошед безгә Коръәндә язылган дөрес пунктларны сөйләячәк. Әгәр син икенче, өченче, дүртенче хатын алсаң, ни була? Синең нинди бурычларың була? Хатын-кызның хокуклары һәм бурычлары? Коръәндә язылган бит ул.

Беләбез, күп егетләр еллар буе сөяркә тота. Сөяркә бала да таба алмыйча кала. Качып-посып, законсыз… Ә никахсыз туган бала гөнаһ булып санала», — диде «Татар яшьләре штабы» җитәкчесе Рөстәм Ямалеев.

Аның фикеренчә, хатын-кызларның күбесе Ислам диненә ышанып бетми. «Алар эчтәге рухлары, фикерләре белән Исламда түгел. Намаз гына укып йөриләр. Күпхатынлылык һавадан алынмаган, бу хакта Коръәндә язылган. Ә егетләрнең проблемасы — куркуда», — ди ул.

Рөстәм Ямалеевның ике кызы бар. Берсенә 22 яшь, икенчесенә - 15. Аның үз фикерен сорадык. «Бу ситуациядә мин үзем бары тик оештыручы гына. Мин бу сорауны үзем дә белеп бетермим. Мәсәлән, кызыма 22 түгел, ә 42 булса, Аллам сакласын, баласы булмаса… Миңа берәр егет килеп: «Гаиләм бар. Синең кызың белән никах укыйбыз. Үземнең хатын белән сөйләштем», — дисә… Хатын-кызга бала табу бик мөһим. Хатын-кыз ялгыз, баласыз калса, тормышның яме бетә. Кызым үзе, кызганыч, бу адымга бармас», — дип сөйләде ул.

Җитәкче бу очрашуда ызгыш-талаш чыкмасын дип курка. «Аңлагыз, без Мәскәү татарларына бу күренеш килешәме-юкмы икәнен ачыклыйбыз. Казан татарларына кагылмыйбыз. Татар хатын-кызлары сабыр, юашрак шул. Бездә әрсезлек җитми. Аннан соң мәхәббәт тә бар. Мәсәлән, хатын белән ир яшиләр, бала үстерәләр. Мәхәббәт бераз суына. Яңа мәхәббәт, дәрт барлыкка килә… Никах укысыннар, качарга кирәкми», — ди Рөстәм Ямалеев.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100