news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Рөстәм Сайманов Россия футболында иң дәрәҗәле кешеләр исемлегенә керде

Сораштыруда клуб җитәкчеләре, уенчылар, тренерлар, табиблар, судьялар, журналистлар һәм футболга кагылышы булган башка кешеләр катнашкан.

news_top
Рөстәм Сайманов Россия футболында иң дәрәҗәле кешеләр исемлегенә керде
Михаил Захаров

«Рубин» футбол клубы президенты Рөстәм Сайманов Россиядә футбол өлкәсендә дәрәҗәле кешеләр исемлегендә җиденче урын алды. Рейтинг Sports.ru сайтында чыкты.

Сораштыру аноним рәвештә оештырылган. Анда 143 кеше — клуб җитәкчеләре, уенчылар, тренерлар, табиблар, судьялар, журналистлар һәм футболга кагылышлы башкалар катнашкан.

Исемлектә беренче урында РФС президенты Александр Дюков, икенчедә «Краснодар» президенты Сергей Галицкий, өченчедә ЦСКА президенты Александр Гинер, дип яза «Татар-информ».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар