Рөстәм Насыйбуллинның «Соңлама» клибы
Риваль Хисмәтуллин көе, Флера Шәрипова сүзләре.
«Соңлама»
Җиде кат юл чатларына чыгып
Җиде якка карап күз салам.
Җиде яктан җанны җилләр өтә,
Ышыклачы мине, күз алмам.
Кушымта:
Сөеләсем килә һәм сөясем,
Сөюләрне башка сынама.
Ялгыз калсак юлда, адашырбыз,
Килче, иркәм, килче, соңлама.
Сөйгәннәрне ара аермый ул,
Авырлыкта сөю сынала.
Бу сүзләргә ышанырга иде
Ялгызлыкта җаннар сына да.
Кушымта шул ук.
Җиде кат юл чатларына чыгып
Җиде якка карап күз салам.
Җиде яктан җанны җилләр өтә,
Ышыклачы мине, күз алмам.
Кушымта шул ук.