Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рөстәм Нәбиев яңа машина алган

Паралимпияче, блогер, Башкортстан егете Рөстәм Нәбиев «MERCEDES GLS400d» машинасы алган. 

news_top_970_100
Рөстәм Нәбиев яңа машина алган
Рөстәм Нәбиевның Инстаграм аккаунтыннан

Әлеге шатлыклы хәбәре белән ул инстадуслары белән дә уртаклашкан. 

«Кайчандыр мондый машина турында хыяллана да алмый идем. Кызыбыз Әминә туганнан соң, зуррак, иркенрәк машина турында чынлап торып уйлана башладык. Бик күп вариантларны караганнан соң, нәкъ шушы модельдә тукталдык. Мин бу автомобильгә бер күрүдән гашыйк булдым.

Бүген, машинамның руле артына утыргач, күз яшьләрем тулды. Бу - бәхет, шатлык, үзем һәм гаиләм белән горурлану хисләре. Минем тормыш иптәшемә рәхмәт. Ул булганга гына мин бүген шундый тулы канлы тормыш белән яшим. Безгә һәрдаим ярдәм итеп торучы дусларыбызга, әти-әниләребезгә рәхмәт. Машинаның документларын тутырып бетергәч, әтигә шалтыраттым, аңа да бу шатлыгымны әйттем. Аның тавышында улы өчен горурлану хисләре чагыла иде», — дип язган ул. 

Инстадуслары Рөстәмне һәм аның гаиләсен бу шатлыклы вакыйга белән тәбрикләгәннәр. Аларга хәерле, имин юллар теләп: «Сез моңа лаек», — дип язганнар алар. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100